2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Денис Давыдов Универсиада финалыннан бик үк канәгать түгел

Россия спортчысы Денис Давыдов самбо ярышларының 68 кг.га кадәр авырлык үлчәвендә Универсиаданың алтын медален яулады.

Big_224328320130714-18975-1f6ffuf

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Россия спортчысы Денис Давыдов самбо буенча Универсиада финалындагы көрәш сыйфатын бары “дүртле” билгесе белән генә бәяли. 68 кг.га кадәр үлчәүдә ул якшәмбе көнне Белоруссия спортчысы Александр Кокшаны бирелдерде. Казанда самбо Универсиада программасына беренче тапкыр кертелгән иде.

“Бераз көрәшемнең сыйфаты белән канәгать түгелмен, - диде Давыдов. – Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк: финалдагы көндәшем – бик югары класслы спортчы һәм аны җиңүе кыен. Аерым моментларда ялгышлыклар ясадым, кайберләрендә үземне күрсәтә алдым, ләкин барыбер җиңү яуладым. Беренче чиратта, теләгемнең зур булуы һәм тәҗрибәм нәтиҗәсендә. Самбоны башка Универсиадаларда күрә алмау куркынычы да ахырга кадәр тырышырга ярдәм итте”. Финал өчен үзенә“дүртле” куйган спортчы Белоруссия спортчысы белән моңарчы Мәскәүдә Россия президенты Кубогы ярышларында көрәшкәне барлыгын искәртте. “Ул чакта бик авыр көрәш булды, бүгенгесе шуның дәвамы иде, - дип дәвам итте Давыдов. Ул чактагы белән чагыштырганда да авыргарак туры килде. Чөнки бөтен көндәшләр дә бер-берсен өйрәнәләр, синнән нәрсә көтәсен беләләр. Элеккеге вакытлардагы кебек, хәзер инде Россия чемпионаты белән чагыштырганда, халыкара аренада көрәшүе җиңелрәк дип әйтеп булмый. Һәр спортчының үз милли үзенчәлеге бар һәм җиңү бик авыр. Сюрпризлар да бик күп булды”, - дип нәтиҗә ясады Давыдов.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел