2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Белоруссия хоккейчылары игътибарсызлык аркасында медальсез калды"

Чирәмдәге хоккей буенча Белоруссия хатын-кызлар җыелмасы Казан Универсиадасында өченче урын өчен матчта игътибарсызлык һәм элементар хаталар аркасында җиңелде, дип белдерде Белоруссия командасының баш тренеры Николай Санкавец.

Big_224320920130714-18955-19zwgy2

Универсиада. 9-й день. Чирәмдәге хоккей. Хатын-кызлар. Бронза медальләр өсен матч. © РИА Новости/Владимир Астапкович

Якшәмбе көнне Белоруссия командасы Япония кызларына 1:3 исәбе белән оттырды. Белоруссия хоккейчылары матч дәвамында җиңеп барды, әмма уен ахырында гына өч минут эчендә капкага өч туп керттерделәр.

"Безнең уенчылар җиңү инде кесәдә дип уенны кулдан ычкындырды дип уйламыйм. Без җиңүгә игътибарсызлык аркасында гына ирешми калдык. Бер мизгелдә уенчы үз вакытында зонаны каплый алмады, икенчесендә сакчы һөҗүмчене әйләнеп уза башлады. Монысы минем өчен бөтенләй шок булды. Мондый дәрәҗәдәге сакчылар андый хаталар ясарга тиеш түгел. Без бары тик үзебез ясаган хаталар аркасында гына җиңелдек. Япония, әлбәттә, тактик планда да, шәхси осталык буенча да бик көчле. Моны уенны караганда ук сизәргә була иде", - диде Санкавец. "Көчләрнең мондый бүленеше булганга безгә матчны бер төрле тактикага гына корырга була иде: оборонадан уйнарга һәм тиз контратакалар ясарга, - дип шәрехли уеннчы Белоруссия белгече. – Уенның соңгы биш минутына кадәр кызлар әлеге бурычны үтәде. Әмма аннан соң элементар хаталар ясадылар. Мондый нәтиҗәгә дә карамастан, безнең команда турнирда начар чыгыш ясады, дип уйламыйм. Һәр матч саен уен яхшырганнан яхшыра барды. Дөресен генә әөткәндә, без бу турнирга бөтенләй әзерләнмәгән идек ".

Якшәмбе көнне кич үтәчәк финал ярышында Россия һәм Көньяк Корея җыелма командалары очрашачак.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел