2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яна Костенко Универсиада тарихына керүенә шат

Россия спортчысы Яна Костенко беренче тапкыр Универсиада программасына кертелгән самбо буенча ярышларның алтын медален яулавы белән горурлануы хакында белдерде.

Big_224316120130714-27298-1ttoe3d

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Костенко 60 кг.га кадәр авырлыктагы финал очрашуында Украина вәкиле Алена Сайконы 4:0 исәбе белән бирелдерде.

"Ярышлар программасына тәүге тапкыр кертелгән самбо буенча Универсиадада җиңү яулау – ул уникаль мөмкинлек. Мин үземнең биредә чыгыш ясавым, беренче (һәм кем белә, бәлки соңгы) тапкыр җиңүемә шатланам. Мин җиңелмәгән килеш китәм, ә “Яна Костенко (Россия) – 60 кг.га кадәр үлчәү авырлыгы, беренче урын” дигән язу Универсиадалар тарихында мәңгегә калачак, - ди елмаюын яшерә алмаган Костенко”.“Минем өчен Казандагы Универсиада – Олимпиадага тиң. Гәрчә без барыбыз да самбоның Универсиада программасында калуына өметләнәбез. Әгәр дә аны программадан алып аталар икән, ул чакта бар да Яна Костенконың булганын истә тотачак”, - дип өстәде ул. Спортчы аның өчен җанаткан тамашачыларга бик рәхмәтле булуын искәртте. “Бу каяндыр көтмәгәндә килеп чыга торган бик зур ярдәм,- диде ул агентлыкка. – Синең инде хәлең дә юк, арып таласы гына килгән чакта, публика сиңа көч бирә башлый. Безнең җанатарларга бик зур рәхмәт. Алар миңа ышандылар һәм җиңүемә өмет иттеләр. Шуңа да минем ялгышырга хакым юк иде”.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел