2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Румянцевның Универсиада финалында хисләре ташыган

Казан Универсиадасы чемпионы Россия самбо спортчысы Павел Румянцев журналистларга әйткәнчә, аңа ярышларның беренчел раунды авыр бирелгән: көрәш өчен эмоцияләр җитәрлек булмаган, алар финал көрәшендә генә үзләрен нык сиздергән.

Big_224325120130714-919-lqnwjf

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Антон Денисов

Якшәмбе көн Румянцев 90 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Универсиада Уеннарының самбо ярышларында алтын медальгә лаек булды. Финал көрәшендә ул Таҗикстан спортчысы Комроншох Устопирьоннан көчлерәк булып чыкты – 1:0.

“Мин беренчел көрәшләрне авыр үттем, сезон ахыры булу үзен сиздерә, арганлык җыелган. Беренчел көрәшләрдә миңа эмоцияләр җитмәде, ә финал барышында тамашачылар булышлыгы белән хисләр дә ташып чыкты. Турнир барган саен, мин дә кыза бардым. Җиңүдә икеләнү юк иде үзе, ләкин финал көрәше иң авыры булды. Миңа яшь булса да, бик көчле көндәш эләкте. Хәзер аңа бәлки тәҗрибә җитеп бетмидер, ләкин киләчәктә ул бөтенебезгә дә күрсәтә әле”, – диде Румянцев журналистларга.

Румянцев китергән алтын медаль Казан Универсиада Уеннарында Россия җыелма командасы өчен йөзенче булды. Спортчы әйткәнчә, бу аның өчен алай ук мөһим түгел. “Бу медаль минем тырышлык белән генә йөзенче булмады, миннән алда 99 медаль алган спортчыларга рәхмәт. Мин әлегә бу турыда уйламыйм. Ә безнең самбо командасының ярышның беренче көнендә уңышлы чыгыш сөендерә”.

Россия самбочысы Универсиада Уеннарын оештыру дәрәҗәсен бик мактады. Ул бу Уеннарны дөнья чемпионаты белән чагыштыра. “Универсиада оештыру дәрәҗәсе һәм тамашачылар саны белән аерыла. Мин күптән түгел генә Европа чемпионатында чыгыш ясадым, анда бу кадәр тамашачының исе дә юк. Универсиада дөнья чемпионаты кебек”, – дип төгәлләде Румянцев сүзен.

 

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел