2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Федор Емельяненко Казанда самбочылар чыгышын бик яхшы билгеләренә бәяләде

Казанда Универсиада Уеннарында турнирның беренче көнендә үк Россия самбочылары чыгышын бик яхшы билгеләренә генә бәяләп була, дип җиткерде журналистларга катнаш көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы һәм самбо буенча атказанган спорт мастеры Федор Емельяненко.

Big_224303820130714-2972-1eddxa9

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Россия самбо җыелма командасы Казанда Универсиада кысаларында ярышның беренче көнендә дүрт алтын, бер көмеш һәм бер бронза медале алган.

“Әлбәттә, самбо Универсиада программасында булганга мин бик сөенәм, без дә Россия җыелма командасы коллекциясенә үз өлешебезне кертәбез. Безең самбочылар чыгышын бик яхшы дип бәялим. Бөтенесе дә әйбәт, бөтенесе дә тырышты, җиңәргә теләде. Кемнеңдер бик үк барып чыкмады, шулай да нәтиҗәләр бик сөендерә”, – диде Емельяненко журналистларга. “Икенче Универсиада Уеннарында самбо булырмы? Бу минем карамакта түгел, сорауны Самбо федерациясе президентына бирергә кирәк. Минем уйлавымча, FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе), безнең спорт төренең матурлыгын күргәч, билгеле нәтиҗәләргә килер”, – дип өстәде ул. Спортчы фикеренчә, самбога Олимпия уеннары программасына кадәр шактый юл үтәргә кирәк әле. “Самбоны дөньяда популярлаштырырга кирәк. Безнең мәктәпләребез дә шактый, балалар да аларга бик теләп йөри. Самбо спортчылары катнаш көрәштә уңышлы чыгыш ясый. Дөресен әйткәндә, самбоны Олимпия уеннары программасына кертү өчен бик зур эш башкарырга кирәк”. Россиянең катнаш көрәш союзы президенты Емельяненко, үзе шөгыльләнгән спорт төрен дә зур уңыш көтә, дип өметләнә. “Шөгыльләнәбез, үсәбез, ләктин FISUга керер өчен  эшлисе эш тә шактый әле. Безнең спорт төре “бала гына” бит, аңа әле бер генә яшь. Ләкин үсеш бик тиз бара. Бу спорт төрен олы киләчәк көтә, дип өметләнәбез”, – дип төгәлләде сүзен дөнья экс-чемпионы.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел