2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Жанара Кусанова Емельяненко киңәшенә колак салды

Самбо буенча Казан Универсиадасының көмеш медале иясе Жанара Кусанова финал очрашуыннан соң катнаш стильләр остасы Федор Емельяненко белән аралашкан. Соңгысы аңа стойкада эшләргә киңәш биргән. Кусанова чемпион киңәшен тотармын ди.

Big_224318420130714-18981-1dggfs3

Универсиада. 9нчы көн. Самбо © РИА Новости/Алексей Даничев

Якшәмбе көнне Жанара Кусанова Универсиаданың самбо ярышларын 72 кг.га кадәр авырлык үлчәвендә финалда Япония спортчысы Рю Такахасига оттырды һәм икенче урынны яулады.

"Әлбәттә, җиңү теләге бар иде. Һәрвакытта яхшыракка өметләнәсең, ләкин ничек була, шулай була инде. Мин көмеш медальгә дә шатмын, җитмәсә, шундый дәрәҗәле ярышларда. (Бүләкләү тантанасында катнашкан) Федор Емельяненко миңа стойка өстендә эшләргә киңәш бирде. Мин, әлбәттә, аны тыңлаячакмын, - диде Кусанова "Р-Спорт" корреспондентына. Спортчы шулай ук җыеннарда һәм ярышның үзендә җәрәхәт алу сәбәпле, авырткан килеш чыгыш ясарга мәҗбүр булуын искәртте. "Универсиада алдыннан булган җыеннарда мин беренче күнегү вакытында ук җилкәмне авырттырдым һәм алга таба ныклап шөгыльләнмәдем. Ә кичәге күнегү вакытында аягымны авырттырдылар. Мин шул килеш тә уйнарга тырыштым, әмма аз гына җитеп бетмәде. Алга таба эшләячәкбез”- дип нәтиҗә ясады Кусанова.

 

 

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел