2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика. Ярышлар көне анонсы

15 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында хатын-кызлар арасында нәфис гимнастика буенча берничә ярышны берләштергән дисциплинада төркемнәр һәм шәхси беренчелек чыгышлары булачак.

Берничә ярышны берләштергән дисциплинада шәхси беренчелек ярышларында катнашучыларның старт составында Россия, Украина, Белоруссия, Израиль, Көньяк Корея, Кытай, Греция, Италия, Болгария, Үзбәкстан, Чехия, Эстония, Мексика, Бразилия, Бельгия, Финляндия, Канада, Венгрия, Япония, Австрия, Австралия, Словакия һәм Көньяк Африка Республикасы гимнастлары бар. Монда ике комплект медаль уйнатылачак.

Искә төшереп китик, 14 июльдә беренчел сайлап алу турлары узды, аның нәтиҗәсендә берничә ярышны берләштергән дисциплинадагы команда беренчелеге ярышларында чукмар белән чыгыш ясауда Россия, Украина һәм Кытай вәкилләре алдынгы урыннарны алдылар.

2013 елгы Казан Универсиадасының нәфис гимнастика буенча ярышлары 14 июльдән 16 июльгә кадәр бара. Бу спорт төрендә барлыгы 8 комплект медаль уйнатыла. Ярышлар Гимнастика үзәгендә уза.

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел