2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы. Ярыш көненә анонс.

15 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында өстәл теннисы буенча турнирлар тәмамлана.

Бүген хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ярымфинал һәм финал матчлары уза. Беренче парда Чжэн Шичан (Кытай) һәм  Юка Ишигаки (Япония) очраша. Икенче парда – Кытай вәкилләре Сяохи Чэ һәм Юэфэй Ма. Ир-атлар арасында ярымфиналда Кунь Шан (Кытай) - Чиен-ан Чень (Тайбэй) һәм Коки Нива (Япония) – И Лю (Кытай) очраша.

14 июльдә чирек финал матчларында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ялгыз матчлар, шулай ук финалның парлы матчлары узды.

Хатын-кызлар арасында парлы разрядта алтын медальләр Тайбей (Кытай) парына эләкте (И-чэ Лее/Чиа-Хуэй Лин), көмеш Кытай спортчыларында (Юэ Цзян/Сяоси Чэ). Россия спортчылары (Яна Носкова/Елена Трошнева) һәм  Япония вәкилләре (Юка Ишигаки/Риюо Немото) бронзага лаек булды. Ир-атлар арасында беренче урынны Тайбэй командасы (Ханг-чин Чанг/Шэнг-Шэнг Ханг), көмешне Россия пары (Михаил Пайков/Вячеслав Буров), шулай ук бронзаны да Россия вәкилләре (Александр Шибаев/Кирилл Скачков) һәм Франция спортчылары (Томас Ле Бертон/Романи Лорентц) алды.

Турнирда дөньяның 20 иленнән ике йөздән артык спортчы катнаша. Өстәл теннисы буенча ярышлар 7 июльдән 15 июльгәчә Спорт Сараенда уза. Барлыгы 7 комплект медаль уйнатыла.

 

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты