2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол. Ярышлар көне анонсы

15 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында хатын-кызлар арасындагы волейбол турнирының финалы һәм өченче урын өчен уены булачак. Ир-атларда 5-16 нчы урыннардагы командалар ачыкланачак

Хатын-кызлар турнирының финалында Россия һәм Бразилия җыелма командалары уйнаячак. Өченче урын өчен матчта Таиланд һәм Польша баскетболчылары очрашачак. 5-6 нче уенда Чехия белән Канада, 7-8 нче урын өчен матчта Бразилия белән Корея уйнаячак.

Кичә ир-атлар турнирында ярымфинал бәйгеләре узды. Украина Польшага оттырды (2:3), Россия Японияне җиңде (3:1).

Хатын-кызлар турнирында япон кызлары Канаданы җиңде (3:0), Төньяк Корея Кытай Тайбэеннан өстенрәк булды (3:1), ә Чили кызлары Гонконг вәкилләрен отты (3:2).

Искә төшереп китик, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада волейбол ярышлары 6 июльдән 16 июльгә кадәр «Бустан», «Зилант», «Олимпиец», «Тулпар» спорт комплексларында һәм «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә бара.

Волейбол буенча командалар ярышларында 2 клмплект медаль уйнатылачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты