2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чирәмдәге хоккей. Ярыш көне анонсы

15 июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының ир-егетләр арасында чирәмдәге хоккей турниры тәмамлана.

Көн Польша- Украина командалары арасында булган матч белән башланып китә. Алар 9 урын өчен көрәшәчәк. 7 урын өчен Италия һәм Япония уенчылары ярыша.  Бераз соңрак, Көньяк Африка спортчылары  кореялылар белән 5 урынны бүлешә.  Өченче урында   Малайзия һәм Германия уенчылары очраша. Финалда Россия һәм Франция җыелмалары уйный.

Исегезгә төшерәбез, 14 июльдә хатын-кызлар командалары  арасында  турнир тәмамланды. Белоруссия командасын 3:1 исәбе белән җиңеп, япониялеләр бронза медаль яулады.  Алтынны Көньяк Корея яулады. Финалда ул Россия җыелмасын 5:0 исәбе белән җиңде.

Бүләкләү тантанасында, медальләрдән тыш махсус бүләкләр дә тапшырылды. “Намуслы уен” номинациясендә Белоруссия командасы  җиңеп чыкты.  Иң әйбәт голкипер исемен россияле Ольга Чугунова алды. Бомбардирлар арасында көньяк кореялы Чо Юн Джига тиңнәр булмады.  Россия җыелмасы уенчысы Александр Жашков турнирның иң яхшы уенчысы исемен алды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты