2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бүген Казанда “Ак бүре” операсының премьерасы була

Бүген Казанда, Универсиада паркында, “Ак бүре” операсының премьерасы була.

Исегезгә төшерәбез, бу ТР ДСҮ  милли проекты.  Татар операсын сәхнәгә кую идеясының  авторы  − оркестрның сәнгать  җитәкчесе һәм баш дирежеры  Александр Сладковский.

Либереттоның көен яшь авторлар Зөлфия Раүпова һәм Рүзәл Мөхәммәтшин  иҗат итә. Опера танылган татар әкияте мотивлары буенча язылган.

Сәхнәләштерүдә ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт  җыр һәм бию ансамбле артистлары, ТР Дәүләт камера хоры  һәм тагын әле карьераларын яңа гына башлаучы яшь артистлар катнаша. Алар арасында Альбина Латыйпова, Алинә Шакирова, Эльмира Кәлимуллина, Рүзәл Гатин, Артур Исламов, Рөстәм Асаев, Динар Җәүсөев, Айрат Имашев, Денис Ханбаба, Руслан Абрафиков бар.  Сәхнәгә куючы режиссер—Айрат Хәмитов.

 “Ак бүре” операсының премьерасын Универсиада паркына килүчеләр бушлай карый алачак.

Премьераның тасмага язылган вариантын “Татар-информ” МА сайтында карарга мөмкин.

По материалам портала tatar-inform.ru