2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

DJ Groove: “Музыка һәм спорт аерылгысыз”

Күбесенчә DJ Groove исеме белән таныш россияле Евгений Рудин, Универсиада паркында концерт программасын тәмамлады. Музыкант Россия һәм Белоруссия рок төркемнәреннән соң чыгыш ясады.

Журналистлар белән әңгәмәсендә ул музыка училищесында укуын, өстәл теннисы секциясенә йөреп, спорт мастерына кандидатлыкка имтиханнар да тапшыруын, тик барыбер музыканы сайлавын сөйләде. Рудин сүзләренчә, ул – йөгерү спортын бик ярата, үзе дә даими рәвештә яисә залда, яисә урамда күнекмәләр уздыра. Универсиаданы ул ил һәм регионнар өчен зур вакыйга дип саный.

Спорт ярышларында чыгыш ясау өчен тәкъдимнәрне ул еш кабул итә, әмма Универсиадада беренче тапкыр катнаша.

“Минемчә, спорт ярышларына без еш йөриячәкбез, чөнки музыка белән спорт аерылыгысыз. Шуның өстенә  дәртле музыканы спортчылар бик ярата. Күнекмәләр вакытында да алар плеердан  музыка тыңлыйлар”, - диде Рудин.

Быел музыкантның Казанга өченче килүе инде. “Казанга эш өчен генә түгел, ял итәргә дә килергә була, чөнки монда хәзер бөтен нәрсә матур, яңартылган, мин шәһәрдән бик канәгать”, - ди ул.

Артистның планнарында – Мәскәү, Каменск-Уральский һәм Екатеринбург.

 

 

По материалам портала tatar-inform.ru