2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гайсин: "Россия регбичылары Универсиадада җиңәргә әзер"

Россия регбичылары Казандагы Универсиадада катнашырга һәм җиңәргә әзер, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына Россия җыелмасы уенчысы Рамил Гайсин.

Big_224300720130714-24295-4thc5s

Универсиада. 9 нчы көн. Регби-7 © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

Россия спортчылары регби-7 буенча турнирда А төркемендә беренче урында бара. Алар өч матчның өчесендә дә җиңү яуладылар: Канада командасы 45:0, Украина егетләрен 45:0, полякларны 38:5 исәбе белән оттылар. "Без уйнарга һәм җиңәргә әзер. Без әлеге турнирда беренче урын алырга ниятләп торабыз. Бу безнең көчебездән килә торган максат. Без Универсиадага бик җитди әзерләндек, безнең Уеннар алдыннан җыеннар да булды. Бүгенге уенны әйбәт үтте дип саныйм. Һава торышы гына бик эссе. Шуңа күрә бераз арытты. Әмма кәеф яхшы", - диде Гайсин. Уенчы сүзләренчә, Россия җыелмасы Польша командасының көчен бәяләп бетермәскә җыенмаган. "Көндәшеңне бәяләп бетермәскә ярамый. Поляклар тырыштылар, сакта яхшы эшләделәр. Әмма аларның барлык алымнары гына ахырга кадәр төгәлләнеп бетмәде. Беренче таймда без алардан тупны алдык. Алар сакка күчтеләр. Шуңа күрә безгә уйнарга җиңелрәк иде ", - дип сөйләде регбичы.

 

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел