2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казан Универсиадасында ничек җан аталар

Команданың ярышта җиңүе шактый дәрәҗәдә җанатарлардан да тора. Уеннар дәвамында бөтен ярыш объектларында трибуналар шыгрым тулы торды, һәр җирдән җанатарларның спортчыларга куәт биреп кычкырулары, алкышлау тавышлары ишетелде.

 

Big_tc1a1052

Җанатар булыр өчен махсус курслар тәмамлау кирәкми, спортны ярату, үз илеңне сөю дә җитә. Универсиада Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләргә стадионнарда, зәңгәр экраннар каршысында үз командаларының  җанатарлары  булып карау мөмкинлеге бирде.

Big_tc1a1150

Командаларга теләктәшлек, ярдәм күрсәтүнең төп чарасы – речевкалар. Җанатарлар тавышларын, тамакларын кызганмыйча, ил исемнәреннән алып, ярышка дәртләндерә торган сүзләргә кадәр кычкыра. Еш кына фанатлар үз илләренең төсләрендәге киемнәр кия, йя булмаса яраткан командаларының инициаллары төшерелгән шарфлар, майкалар кия. Бу символика күптән инде традициягә әйләнде. “Флеш-моб”ның бер төре -  җанатарлар ясаган дулкыннар. Әгәр дә аны стадиондагы бөтен җанатарлар бердәй булып эшләсә, ул тагын да матуррак, тәэсирлерәк килеп чыга. Шунысы кызык, трибуналарда төрле командалар өчен җанаткан тамашачылар бар. Алар дулкын ясау турында алдан сөйләшеп куймаган, билгеле. Гадәттә бер-ике кеше урыннарыннан торып басып, кулларын өскә күтәрә, калганнар исә бу хәрәкәтләрне күтәреп алып кабатлый башлый. Нәтиҗәдә, килеп чыккан гаҗәеп матур дулкын спортчыларга нык тәэсир итәргә мөмкин.

Big_6

Фанатлар шулай ук үз илләренең эләмнәре төсләренә битләрен буйый, барабан кага, сызгыра, яки билгеле бер ритм белән кул чаба.

Әйтергә кирәк,  Студентларның XXVII Бөтендөнья Уеннарында югарыда санап үтелгән бөтен ысуллар да кулланыла. Ярышларга көн саен стадионнар тутырып йөргән халыкның спортчыларга теләктәшлеге, алар өчен кайгырулары һәм зур җиңүләргә өмет ачык шәйләнә.

 Россия командалары өчен урыслар гына түгел, чит ил тамашачылары да җан ата. Биредә һәркем көндәш команданың да җиңүен хөрмәт итә белә. Шушы көннәрдә Украина һәм Россия арасында баскетбол буенча ирләр ярышы үтте. Россия җанатарлары арасында кулларына илебез эләмен тотып, “Russia, Russia!”, дип кычкырган Оман, Угандадан килгән спортчылар да бар иде. Бер яктан сәер тоелса да, аларның Россия командасының җиңүе өчен ихластан шатланулары күңелгә рәхәтлек бирде.

 

Big_7_зрители_на_дзюдо

Төп ярышлардан тыш икенчел спорт төрләре дә бар. Спорт гимнастикасының иң куркыныч төрләренең берсе булган чирлидинг, мәсәлән, шундыйлардан. Гадәттә аны уку йортларында командаларга ярдәм йөзеннән кулланалар. Чирлидингчыларның команданың кием төсенә туры килгән үзләренең формасы була. Бу спорт төрендә шау-шу элементлары бар. Чирлидинг спортчылар time-out алган арада санаулы минутлар эчесндә башкарыла. Чирлидингның төп максаты – спорт заллары һәм стадионнарга тамашачы, җанатарларны җәлеп итү, командаларның көрәшчән рухын үстерү.

Бөтен спорт ярышларында гаҗәеп кызык атмосфера хөкем сөрә, спортчылар һәм аларның җанатарлары арасында Уеннар дәвамында сакланган бергәлек хасил була. Спорт хакына мондый берләшүне көн саен очратып булмый. Ә Универсиада югары дәрәҗәдә колачлы итеп уздылырган бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге бирә.

 

Big_tc1a1239

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты