2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия самбочысы Харитонова Казан Универсиадасында чемпион булды

Россияле Анна Харитонова Казан Универсиадасында 52 кг.га кадәрге үлчәү авырлыгында самбо буенча ярышта алтын медаль яулады.

Big_224469220130715-32408-1o3p84j

Универсиада. 10 нчы көн. Самбо © РИА Новости/Алексей Даничев

Дүшәмбе көнне үткән финал ярышында, Харитонова украиналы Инна Черняктан көчлерәк булып, 2:0 исәбе белән өстен чыкты.

Әлеге үлчәү категориясендә  кытайлы Чэнь Фанфан һәм  Төрекмәнстаннан Гөлбәдәм Бабамуратова бронза призерлары.

 Универсиада Казанда 17 июльгә кадәр дәвам итә.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел