Россия самбочысы Аймерген Аткунов Универсиада чемпионы булды.
Финал уенда Аткунов Монголия спортчысы Маралом-Эрдене Чимеддоржемны җиңде. Бронза медальне Әзербайҗаннан Ислам Гасумов һәм Украинадан Михаил Ильчук алды.
Универсиада Уеннары 17 июльдә тәмамланачак.
«Р-Спорт», 8 июль 2013 ел