2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиаданың Ябу тантанасы искиткеч булачак, дип белдерде оештыручылар

Казанда 17 июль көнне "Kазан-Арена" стадионында булачак Универсиаданың Ябу тантанасына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Шоу Ачу тантансыннан бер дә кайтыш булмас, диелә шәһәрнең рәсми порталында.

Куючы режиссерлар Ябу тантанасын “Хыяллар чынга ашкан кичә” дип атыйлар.

“Тамашачылар өчен Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, "Zdob si Zdub" коллективы, "Би-2", "Каста", "Мумий Тролль", "Серебро" төркемнәре чыгыш ясаячак. Ә җырчы Земфира кичәне тәмамлый”, – дип сөйләде 2013 елгы Универсиаданың Ачу һәм Ябу тантаналары башкарма директоры Игорь Сивов. Ул әйткәнчә, Универсиада Уеннарының Ябу тантанасында истә калырлык мизгелләр күп булачак, ә теләге булганнар кичәдә катнаша да ала, чөнки тантана барышында аңа социаль челтәрләр кулланучылары да җәлеп ителәчәк. Традициягә әйләнгән спортчылар парады белән беррәттән волонтерлар парады да булачак, алар исә Универсиада Уеннарында 20 меңнән артык.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, тантанадан соң тамашачылар өчен 260 автобус китереләчәк. Өстәмә булып тагын 30 трамвай "Солнечный город" һәм тимер юл вокзалы юнәлешендә йөриячәк. Метрополитен эше 18 июльнең 3.00гә кадәр озайтылган.

 

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел