2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гимнастлар Мамун белән Меркулова Универсиадада алтын һәм көмеш медальләр алды

Казана үтүче Универсиадада Россия спортчысы Маргарита Мамун нәфис гимнастикада берничә төр күнегүләр буенча шәхси исәптә алтын медальгә лаек булды. Икенче бер Россия спортчысы Александра Меркулова икенче урын алды.

Кыршау, туп,булава һәм тасма белән күнегәләр буенча Мамун барлыгы 73,466 балл җыйды. Меркулова исәбендә 72,066 очко. Бронза медальгә Украина вәкиле Анна Ризатдинова (70,650) лаек булды.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел