2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада паркы кунакларына «Галлюцинация»ләр күренде

Алдагы көнне кичен Универсиада паркында танылган «Леприконсы», «Смысловые галлюцинации» рок-группалары һәм DJ Groove катнашында концерт уздырылды.

Big_img_5969

Әлеге чараны 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми партнеры «TISSOT» оештырган иде. Бүген алар сәгать җитештерүче һәм сатучы Swatch компанияләр төркеменә керә.

«Смысловые галлюцинации» төркеме күп еллар дәвамында “картаймый” торган хитларын башкарды. Тамашачылар аларга кушылып җырлады. «Зачем топтать мою любовь?» дигән сорау җырчылар белән бергә парктагы күп кенә кешеләрне дә борчый икән.

Big_img_5749

Белоруссларның «Леприконсы» төркеме сәхнәгә пионерлар киеменнән чыкты. Төркемнең солисты аңлатып киткәнчә, бала чагында аны башта пионерга алмаган булганнар. Ә пионер булгач, ике атнадан пионер оешмасы яшәүдән туктаган. Шуңа күрә алар шушы киемнән чыгыш ясыйлар икән. “Хәзер ул безне сагындыра. Балачакта киеп туймадым шул,” – дип өстәде Илья. Шулай ук ул, мөмкинлеге һәм вакыты булса, дуслары белән якташлары өчен җанатарга барган булыр иде, дип белдерде. Ә менә аларны Универсиада паркында чыгыш ясарга чакырган «TISSOT» турында Илья Митько “бәхетлеләр сәгатьне күзәтми, алар аны сата”, дип шаяртып алды.

Big_img_6107

DJ Groovеның чыгышы тагын бер күңелле хатирәгә әверелде. “Елына 4-5 тапкыр безне спорт чараларында катнашырга чакыралар. Ләкин Универсиада кебек чарада без беренче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Соңгы тапкыр булмасын, дип өметләнәбез. Чөнки музыка белән спорт һәрвакытта да бергә бәйләнгән. Без дәртле, спортка килешә торган музыка уйныйбыз,” – дип әйтте ди-джей. “Мин Казанга килергә яратам.Биредә мин эшлим дә, күңелле генә ял да итәм,” – дип өстәде DJ Groove.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты