Казан “Рубин”ы һәм Мәскәүнең “Локомотив” командасы Россиядә 2018 елда футбол буенча узачак ДЧ уздыру өчен төзелгән стадионда беренче футбол матчын уздырдылар. Матч алдыннан “Казан Арена”да спорт министры Виталий Мутко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов символик стела – 2018 елда Чемпионатны кабул итәчәк стадион билгесен ачтылар.
Тулысынча укыргаБүген Үзәк стадионда матбугат конференциясендә 23 – 26 июль көннәрендә Казанда уза торган җиңел атлетика буенча Росия чемпионаты турында сөйләделәр. Журналистлар сорауларына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев һәм җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Валентин Маслаков җаваплар бирделәр.
Тулысынча укырга23-26 июльдә Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты үтәчәк. Ярышлар Үзәк стадионда үткәрелә. Аларда якынча 1000 гә якын спортчы һәм команда составында 250 рәсми зат катнашыр дип көтелә.
Тулысынча укыргаIAAF Җиңел атлетика халыкара федерациясе киңәшмәсендә, 2016 елда Казанда үтәчәк яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытлары расланды. Ул 19-24 июльдә үтәчәк.
Тулысынча укыргаТР Дәүләт Киңәшчесенә "Фэйр Плей" (гадел уен) Халыкара комитеты президенты Ено Камути тапшырды.
Тулысынча укыргаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fair Play Халыкара комитетының истәлекле медалена лаек булды. Татарстан Республикасы Президентына Мактаулы бүләкне бүген Казан Кремлендә комитет башлыгы Ено Камути тапшырды.
Тулысынча укыргаБүген Казанда чын “Олимпия яңгыры” явып китте дисәң дә була – Россиянең спорт каласында дан казанган мактаулы Россия спортчылары –яшь спортчылар өчен Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионнары мастер-класслар үткәрделәр. Әлеге укулар бу көннәрдә Казанда үтүче “Фэйр Плэй” Халыкара Комитеты чаралары кысаларында узды.
Тулысынча укыргаРоссия кылыччысы үз иленең җыелмасына фехтование буенча дөнья чемпионатында беренче алтынны китерде.
Тулысынча укырга"Фэйр Плэй" Халыкара комитеты чаралары кысаларында, 19 июльдә ФИСУның Халыкара мәгариф үзәге "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО белән берлектә, Татарстан журналистлары һәм студентлары өчен “ММЧ – гадел уен принципларын алга сөрү мәйданчыгы” дип исемләнгән белем бирү семинары узачак. Әлеге проект Татарстанның ММЧ вәкилләре, шулай ук Казанның спорт журналистлары өчен тәгаенләнгән.
Тулысынча укырга“Фэйр Плэй – спортта намус һәм казанышлар” Конгрессы бүген Казанда уза. Халыкара Конгрессының модераторы Россия студентлар спорты берлеге (РССС) президенты, FISU башкарма комитетының беренче вице-президенты Олег Матыцин иде. Ул Конгресска сәлам сүзен җиткерүчеләр белән таныштырды. Алар - Россия Дәүләт Думасы һәм Федераль Собраниясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов, «Фэйр Плэй» Халыкара комитеты президенты Ено Камути, Россиянең нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия нәфис гимнастика буенча җыелмасының баш тренеры Ирина Винер-Усманова, Халыкара Олимпия комитетына нигез салучы Пьер де Кубертенның токымы Иван де Навасель де Кубертен һ.б.
Тулысынча укырга