Татарстан республикасы WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионатында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады. Икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Свердловск өлкәсе. Бүләкләү тантанасы бүген, 20 майда, Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Анда Татарстан республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.
Тулысынча укыргаБүген "Казан ярминкәсен"дә Россия һәм Казанның 2019 елда һөнәри осталыкны күрсәтү буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулау өчен заявка кампаниясендә катнашуы турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты ярышлары нәкъ менә биредә узды.
Тулысынча укыргаБүген Казанда эшче һөнәрләре чемпионатының икенче бәйге көне.
Тулысынча укырга17 майда WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионатында катнашучыларның беренче ярыш көне булып узды. Исегезгә төшерәбез, 450 дән артык егет һәм кыз катнашкан эшче һөнәрләре чемпионаты бер көн элек ачылды. Ярышлар 35 компетенция кысаларында уза, тагын 3 компетенция вәкилләре конкурстан тыш катнаша.
Тулысынча укыргаКазанда WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионатны уздыру эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыруга китерәчәк, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Беренче ярыш көнендә ул турнир уза торган мәйданчыкта булды, журналистлар белән аралашты.
Тулысынча укыргаБүген Казанда Һөнәри осталык буенча икенче Бөтенроссия конкурсы - WorldSkills - Russia 2014 илкүләм чемпионаты ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендәге ачылыш тантанасында Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков катнашты.
Тулысынча укырга15 майда Лозаннада (Швейцария) 2015 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Халыкара фехтование федерациясе вәкилләре белән әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда ФИНА генераль секретаре Фредерик Петрушка катнашты, Казанны «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.
Тулысынча укырга15 майда ФИНА штаб-квартирасында 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча эшлекле очрашу булып узды. Чарада ФИНАның башкаручы директоры Корнел Маркулеску, ФИНАның баш архитекторы Хоаким Кужоль, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры Азат Кадыров, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич, ФИНАның коммерция партнерлары вәкилләре, «Татинвестгражданпроект»ДУП белгечләре катнашты. Очрашу барышында чемпионатка әзерлекнең барышы, шул исәптән, хайдайвинг һәм су полосы буенча ярышлар уздыру өчен уздыру буенча вакытлыча инфраструктура, «Казан Арена» стадионы территориясендә бассейннар урнаштыру турында фикер алыштылар. Очрашуда беренчел эшләр графигын килештерделәр һәм Казанга ФИНА белгечләре визиты графигын билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, ФИНА коммисиясе әгъзаләренең чираттагы визиты 8-10 августта булачак.
Тулысынча укырга2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР ТЭКС рәисе Лариса Олеговна Сулима җитәкчелегендә республиканың Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләү советы утырышы булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы , ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең Балалар һәм яшҗләр эшләре комитеты вәкилләре, Татарстан республикасының әйдәп баручы вузларының тәрбия эшләре буенча проректорлары катнашты.
Тулысынча укыргаМәскәүдә «Интерфакс» агентлыгы матбугат үзәгендә Казанда 16-20 майда узачак Эшче һөнәрләр арасындагы WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты буенча матбугат конференциясе узды.
Тулысынча укырга