2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Мәдәни Универсиада

Home_thumbnail_f51a8490_copy
Универсиада Уты барабан тавышы астында Ульяновскка килде
11.06.2013  18:52 articles.open_video Фотоальбомны карарга

11 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Уты Россиядәге Ут Эстафетасы маршрутында чираттагы кала — Ульяновскка килде. Монда Универсиада символын дәртле барабан тавышы астында ипи-тоз белән каршы алдылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a7854_copy
Чебоксар - Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабында 23 нче шәһәр
10.06.2013  19:20 articles.open_video Фотоальбомны карарга

10 июньдә Универсиаданың төп символы чуваш җиренә җитте: әле кичә генә Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада булган XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары Утын бүген чебоксарлылар каршы алды. 40 факел йөртүче Чувашия башкаласы урамнарын әйләнде. Чебоксар Россия этабында Ут Эстафетасын кабул иткән егерме өченче шәһәр булды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a5729_copy
Марий Эл башкаласы Универсиада Уты эстафетасын каршы алды
09.06.2013  17:45 articles.open_video Фотоальбомны карарга

9 июньдә Марий Эл Республикасы башкаласының меңләгән халкы Бөтендөнья студентлар Уеннары символы - Универсиада Утын каршы алды. Йошкар Ола эстафетаның Россия этабындагы егерме икенче шәһәр. 28 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар Уеннары символын Марий Эл башкаласының урамнары һәм мәйданнары аша үткәрде һәм Йошкар Олада Универсиада Утын кабызды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a3684_copy
Түбән Новгородта Универсиада Утын каршы алдылар
08.06.2013  20:01 articles.open_video Фотоальбомны карарга

8 июньдә Түбән Новгород үзендә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары символын Универсиада утын бик кунакчыл каршы алды. Түбән Новгород халкы Ут Эстафетасын каршы алуга бик иҗади якын килгәннәр. «Включи гостеприимство» дип аталган төймәгә басу белән фирма поезды пассажирлары биюләрдән, җырлардан, ут шоуыннан торган чын бәйрәмгә эләктеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a2653_copy
Кировлылар Универсиаданың төп символы белән таныштылар
07.06.2013  17:09 Фотоальбомны карарга

7 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары ялкыны Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабындагы егерменче шәһәргә – Кировка килеп җитте. Шәһәрдә яшәүче меңнәрчә халык кала урамнарында һәм мәйданнарда факел йөртүчеләрне каршылады. Универсиада Уты Эстафетасының нәтиҗәсе буларак Кировның Театр мәйданында Универсиада Уты кабынды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0503
ТР Милли музеенда "Татарстанның спорт алтыны"н тәкъдим иттеләр
06.06.2013  17:51 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Уеннарга нәкъ бер ай калды дигәндә «Татарстанның спорт алтыны"н тәкъдим иттеләр. 6 июньдә Татарстан Республикасы милли музеенда "Мәдәни Универсиада" проекты кысаларында шул ук исемдәге күргәзмә ачылу тантанасы булды. Күргәзмә ачылышында почетлы кунак булып ТР Мәдәният министры урынбасары Ирәдә Әюпова катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a0050_(2)_copy
Пермь Универсиада Уты Эстафетасын кабул итеп алды
05.06.2013  16:51 articles.open_video Фотоальбомны карарга

5 июньдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Пермь халкы каршы алды. 68 факелчы Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын Пермь урамнары һәм мәйданнары буйлап йөрттеләр һәм шәһәр Эспланадасында Универсиада Уты касәсен кабыздылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a8465_copy
Россия йѳрәгендә Универсиада Уты кабынды
03.06.2013  18:45 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Универсиаданың төп символы, йѳз меңнәрчә километр юл үтеп, Җир шарының 5 контитентын күреп, дѳньяның дистәләгән шәһәрен артта калдырып, ниһаять, XXVII Бѳтендѳнья студентлар Уеннары узачак илнең башкаласы Мәскәүгә килде. 40 факелчы — алар арасында шәһәрнең иң яхшы студентлары, Универсиада Илчеләре, Олимпия чемпионнары, Параолимпия Уеннарында җиңүчеләр, волонтерлар һәм шулай ук Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының партнерлары вәкилләре бар — Мәскәүдә Уеннарның Ут касәсен кабызу ѳчен, Универсиада Утын Россия башкаласы урамнары һәм мәйданнары буйлап йѳрттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_3548
Универсиада Уты Эстафетасы Россия башкаласына килеп җитте
03.06.2013  09:50

2 июньдә Универсиада Утын Мәскәү сәламләде. Ут Эстафетасының фирма поезды Курск вокзалына килде, монда Бѳтендѳнья студентлар Уеннарының төп символын мәскәүлеләр фанфаралар тавышы астында бик җылы каршы алдылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_f51a1005
Владимир Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабында уналтынчы шәһәр булды
01.06.2013  18:09 articles.open_video Фотоальбомны карарга

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләреннән берсе студентлар Уеннарының төп символын кабул итте: Владимир Универсиада Утын бик кунакчыл каршы алды. Ут Эстафетасында 36 факелчы катнашты.

Тулысынча укырга