2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Мәдәни Универсиада

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2013-02-26_в_17.48.25
"Йөрәктән йөрәккә"
26.02.2013  17:40 articles.open_video

Казанның тимурчылар командасы Югары Ослан картлар һәм ивалидлар интернет-йортында яшәүчеләргә бәйрәм оештырды. Татарстан башкаласында "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия акциясе узды. Ул 23 февральгә һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәменә багышлап уздырылды. Өлкән яшьтәге 80 кешегә бүләкләр тапшырылды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_0706
Казанда «UNIFEST-2013» ачылды
26.02.2013  15:41

26 февральдә Мәдәни Универсиада кысаларында С.Сәйдашев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тантаналы рәвештә «UNIFEST-2013» фестивале ачылды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_cultural_univerisiade_2
"Классикадан джазга кадәр": Татар дәүләт филармониясендә Мәдәни Универсиада кысасында чираттагы концерт
25.02.2013  16:37

2013 елның 28 февралендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Мәдәни Универсиада проекты кысаларында Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан республикасы Рус халык кораллары дәүләт оркестры чыгыш ясый.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1869
Казанда Универсиаданы ачу тантанасын кабатлыйлар
19.02.2013  15:23 Фотоальбомны карарга

Казанда б июльдә башкаланың 45 мең кеше сыйдырышлы баш спорт аренасында узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу тантанасын кабатлый башладылар. Тамашага хәзерлек буенча ведомствоара эш төркеме җитәкчесе - Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. 19 февральдә ул "Мәсәкү" спорт комплексында репетицияне тамаша кылды һәм артистлар белән аралашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_sladkovskiy
Мәдәни Универсиада кысаларында - Татарстан республикасы Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты
11.02.2013  16:59

11 февральдә Мәдәни Универсиада кысаларында Салих Сайдашев исемендәге концертлар залында Россиянең атказанган артисты, 2013 елгы Универсиада илчесе Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан республикасы Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты булды. Концерттан кергән акча республикадагы беренче балалар хосписы төзергә тотылачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_cds_logo_blue_r
Cirque du Soleil - Мәдәният паркы бизәге
04.02.2013  10:56

Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының Мәдәният паркында дөнья күләмендә танылган Cirque du Soleil урам циркы тамашасы булачак. Ул Бөтендөнья җәйге студентлар уенында катнашучылар һәм башкала кунаклары өчен менә дигән бүләк булачак. Бу шатлыклы хәбәрне 4 февральдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җиткерде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_41884
Универсиадага багышланган "Татарстан Республикасы композиторлары көйләре антологиясе" проекты
24.01.2013  13:55

С.Сәйдашев исемендәге концертлар залында республиканың Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан язылган Татарстан композиторлары көйләре антологиясен тәкъдир итү концерты булды. Әлеге проект 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышланган иде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_uni
Универсиада Уты Россиягә килә
21.01.2013  15:54

25 январьда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены Уты легендарь “Седов” бортында Владивосток портына килеп җитә. Биредә Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы башлана.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_9974
Казанлыларны Универсиада лицензияле товарлары күргәзмәсе көтә
10.01.2013  11:20 Фотоальбомны карарга

Киләсе ялларда казанлыларның арзан гына бәягә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада сувенирлары сатып алу мөмкинлеге бар. 12-13 январьда "Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә Универсиада лицензияле продукциясе ярминкәсе булачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_home_thumbnail_logo_universiade
Иң яхшы Универсиада букетына бәйге игълан ителде
29.12.2012  18:30

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе 29 декабрьдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы җиңүчеләрен бүләкләү өчен иң яхшы букетка бәйге игълан итте.

Тулысынча укырга