Россиядәге АКШ илчесе Майкл Макфол һәм аның гаиләсе бер сәгатьләп Казанда рәсми булмаган визит белән социалистик көнкүреш Музееның төрле экспозицияләрен карадылар, дип хәбәр иттеләр музейдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Кунакларда аеруча «Совет мәктәбе», «Совет модасы», «Совет спорты» бүлекләре кызыксыну уятты.
Тулысынча укыргаТатарның опера җырчысы һәм 2013 елгы Универсиаданың илчесе Аида Гарифуллина Универсиада Паркында чыгыш ясады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул Универсиаданы дөньяның төрле почмакларында яшәүче халыкларны берләштерүче вакыйга дип атады.
Тулысынча укыргаГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Мәдәни Универсиада кысаларындагы махсус тамашаларын “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрде. Бу спектакль — театрның йөзе, визит карточкасы.
Тулысынча укыргаМәгълүм ки, җәен театрлар "лаеклы ялга" китә. Әмма шуңа да карамастан, быел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәдәни Универсиада кысаларында тамашачыларга иң яратып караган спектакльләрен бүләк итә. 8 июльдә театр сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле уйналды.
Тулысынча укырга“Бик тәэсирләндергеч” дип атады Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада ачылу тантанасын АКШның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе.
Тулысынча укырга9 июльдә 19.00 сәгатьтә Универсиада Паркының төп сәхнәсендә «Legends of the dancefloor» концерт программасы булачак, ул TRUE Jazz band (Санкт-Петербург), «Волга-Волга» (Казан), «Прогульщики» (Казан) кебек һәм башка танылган төркемнәр башкаруында тулысынча ретро-хитлардан төзелгән.
Тулысынча укырга«Иман моңы» II Халыкара рухи музыка фестивале Казан Кремлендә гала концерт белән төгәлләнде. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы һәм «Казан Кремле» музей тыюлыгы тарафыннан оештырылган иде.
Тулысынча укырга19.00 – паркның төп сәхнәсендә “Созвездие-Йолдызлык” (Казан) фестиваленең һәм “Коллаж” (Саратов) театр-студиясенең концерт программасы була. Концертта шулай ук яшь җырчы Альберт Җәлилов та чыгыш ясый. 20.00 – паркка Универсиада илчесе Максим Шәрәфетдинов гаиләсе белән киләчәк.
Тулысынча укырга6 июльдән 17 сенә кадәр Бөтендөнья җәйге Универсиада көннәрендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академик театрында "Шаляпин. Нуриев. Казан" Халыкара музыка фестивале үтә. Зур масштаблы форумда танылган җырчылар, дөньякүләм опера һәм балет сәхнәсе йолдызлары катнаша.
Тулысынча укырга“Казан Арена”да үткән Универсиаданы Ачу тантанасы экраннардан күрсәтелергә тиеш түгел иде диде, 2013 елгы Универсиаданы Ачу һәм Ябу тантанасының башкарма директоры Игорь Сивов матбугат конференциясендә.
Тулысынча укырга