XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада көннәрендә Казанда Россия югары уку йортларыннан 1000нән артык делегация булып китте. Алар арасында «Хезмәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр академиясе» профсоюзлар югары һөнәри белем бирү учреждениесе, Башкорт иҗтимагый технологияләр институты директоры, Россия Федерациясендә ЮНЕСКО-ЮНЕВОК үзәге җитәкчесе Т.А.Нигъмәтуллина да бар иде. Без Тәнзилә Әлтәф кызына берничә соравыбызны бирдек.
Тулысынча укыргаМаксим Шәрәфетдинов — Россия журналисты, Беренче канал алып баручысы, 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Илчесе.
Тулысынча укыргаКамилла Гафурҗанова — Россиянең рапирачы спортчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2012 елда Лонданда узган җәйге Олимпия уеннарының көмеш медале иясе, дөнья (2009) һәм Европа (2012) чемпионатларының көмеш медале иясе, Европа чемпионатының (2012) бронза медален, XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиаданың (2011) алтын медален яулаган, Россия Кубогында (2011) көмеш медаль алган спортчы, 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Илчесе.
Тулысынча укыргаЯна Чурикова – журналист, 2002 елдан Беренче каналда алып баручы, «Хәерле иртә», «Йолдызлар фабрикасы», «Жестокие игры» тапшыруларының алып баручысы, 2013 ел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе.
Тулысынча укыргаАида Гарифуллина – опера җырчысы, Академик вокал номинациясендә «Лучший голос года» Ф.И. Шаляпин Фонды стипендиаты, Казанда үткәрелә торган төре эре мероприятиеләрнең даими катнашучысы, 2013 ел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе.
Тулысынча укыргаАлександр Волков – Россия волейболчысы, Казан «Зенит»ының һәм Россия җыелма командасының үзәк “блокчысы”, XXX Олимпия уеннары чемпионы (Лондон, 2012), Россиянең атказанган спорт мастеры, 2013 ел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе – шәһәр турында тәэсирләре белән уртаклашты һәм миссиясенең нидән гыйбарәт булын сөйләде.
Тулысынча укыргаЛитва делегациясе җитәкчесе Чесловас Гарбалиаускас Универсиадада Литва спортчыларының чыгышына бәя бирде, үз илендәге студентлар спорты турында сөләде, һәм шулай ук татар милли кухнясыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Тулысынча укыргаТатарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Мәдәни Универсиаданың күп кенә чараларында катнаша. Арым алганда, оркестр XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу тантанасында катнашты, С.Рахманинов исемендәге “Ак сирень” Халыкара фестивален үткәрде һәм “Ак бүре” операсын тәкъдим итте. Бүген алар Универсиаданы Ябу тантанасында чыгыш ясаячак. ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский казанлыларның комплекслары һәм ТР ның Яшьләр оркестры турында сөйләде.
Тулысынча укыргаУниверсиада паркында 2019 елда XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасын үткәрүгә дәгъва кылучы буларак, Красноярск шәһәрен тәкъдир итү булды. Әлеге чара Красноярск шәһәренең заявкасын алга үткәрүгә юнәлтелгән иде. Моннан тыш, Красноярск делегациясе Казанның мондый чараларны үткәрү тәҗрибәсен дә кабул итеп алырга җыена.
Тулысынча укыргаПольша делегациясе башлыгы Якуб Косовски Польшада популяр булган спорт төрләре турында сөйләде.
Тулысынча укырга