2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_лого_1000_горизонт
Казан дзюдо буенча Россия беренчелеген кабул итә
11.02.2015  12:31

Татарстан башкаласы чираттагы тапкыр дзюдо буенча зур спорт ярышларын кабул итәргә әзерләнә. 2011 елда зурлар арасында Россия чемпионатын һәм 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздырганнан соң Казан дзюдо буенча 1998-2000 нче елгы егет-кызлар арасында Россия беренчелеге финалын уздыра.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_3475
Владимир Леонов Дирекция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
26.12.2014  16:35 Фотоальбомны карарга

26 декабрьдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре - Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле медальләрен тапшырды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2578
"Ты – это мир" картинасы Спорт киносы халыкара фестивале призын алды
08.12.2014  16:24 Фотоальбомны карарга

Бүләкләү тантанасы Миланда узды. 2013 елгы Универсиада турындагы фильм “Олимпия кыйммәтләре” номинациясендә җиңде һәм Олимпия уты эстафетасы турындагы "Пламя, которое согревает наши сердца" һәм парлы фигуралы шуу чемпионнары турында сөйләүче "Пара номер один. Больше чем любовь" дигән Россия картиналарын артта калдырды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Кадыров_в_Милане
Спорт киносы халыкара фестивале Казанда узарга мөмкин
07.12.2014  18:26 Фотоальбомны карарга

2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турында сөйләүче “Ты – это мир” фильмы бу көннәрдә (3-8 декабрьдә) Миланда узучы Спорт киносы һәм телевидение халыкара фестиваленең төп призына номинацияләнгән. Картина фестиваль башланыр алдыннан күрсәтелгән, фестиваль нәтиҗәләре исә иртәгә ябылу тантанасында игълан ителәчәк.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image1
Казанда WSI-2019 уздыру концепциясен Петербургта Генераль ассамблеяда тәкъдим иттеләр
28.11.2014  16:37 Фотоальбомны карарга

WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионатын Казанда уздыруның эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын уздыруга төп заявка китабы итәргә тәкъдим ителүче концепциясен Санкт-Петербургта тәкъдим иттеләр. Биредә 27 ноябрьдән 29ына кадәр “WorldSkills Russia” профессиональ берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзының Генераль ассамблеясы узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_ГТО
ГТО Комплексының фирма стилен эшләүгә конкурс игълан ителде
21.11.2014  19:35

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Комплексы фирма стиленең стиль тудыручы элементларының иң яхшы дизайн-макетын эшләүгә ачык конкурс Россия спорт министрлыгы һәм "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО тарафыннан игълан ителгән.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_6298
Мәскәүдә “Казан 2013” волонтерлык программасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде
17.11.2014  11:44

Узган атнада Мәскәүдә эре халыкара спорт чараларын уздырган вакытта волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тикшерделәр. Семинарда футбол буенча 2018 елда Россиядә FIFA дөнья чемпионатын оештыручы илләр вәкилләре катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_8224
Михал Вахун: Казан дзюдо буенча халыкара ярышларга әзер
07.11.2014  15:24 Фотоальбомны карарга

Европа дзюдо союзы һәм Россия дзюдо федерациясе вәкилләре Казанга инспекция визиты ясадылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_iaaf_logo
IAAF вәкилләре Казанга беренче инспекция визиты ясадылар
03.11.2014  12:20

Халыкара җиңел атлетика федерациясе IAAF вәкилләре 2016 елда юниорлар арасында узачак дөнья чемпионаты алдыннан Казанга беренче инспекция визиты ясадылар. Аның төп максаты булачак ярышларның төп аренасы – Үзәк стадионны карау булды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_eju_logo_thumb1
Казан дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итәргә мөмкин
31.10.2014  12:20

5-6 ноябрь көннәрендә Казанга Дзюдо Европа союзы вәкилләре киләчәк. Әлеге инспекция визиты Россиянең дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итүгә заявкасын карау алдыннан башкарылачак. Спортның бу төре буенча 2016-ЕЧ оештырылачак шәһәр 29 ноябрьдә Дубровник (Хорватия) шәһәрендә узачак Европа союзы конгрессында билгеле булачак.

Тулысынча укырга