2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Комсомольская правда» нәшрият йорты

«Комсомольская правда»  - ябык акционерлык җәмгыяте нәшрият йорты -   күппрофильле  мультимедия холдингы.  Ул үз укучыларына «Комсомольская правда» газетасы, «Телепрограмма» телевизион гиды, «Экспресс газета» атналык таблоиды, «Советский спорт» көндәлек басмасы һәм   «Советский спорт-Футбол» атналык журналын тәкъдим итә. Шулай ук әлеге басмаларның Интернетта махус сайтлары, порталлары да бар. Шундыйлардан  kp.ru, eg.ru, sovsport.ru. Холдингның һәр басмасы киң масштаблы спорт ярышларын һәрдаим яктыртып килә. 

kp.ru  сайты  Россия күләмендәге яңалыклар сайтлары арасында иң беренчеләр рәтендә. Әлеге сайтка керүчеләр саны көненә 1 000 000 га җитә. Европа күләмендә  газеталарның   иң  популяр сайтлары  рейтингында  ул  8 урында.

2009 елның февралендә  «Комсомольская правда» нәшрият йорты  97, 2 FM  дулкынында  үз радиосын ачып җибәрде.  Аны  башта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе генә тыңлый ала иде.  Хәзер исә, FM-диапазонында  «Комсомольская правда»  радиосын  Россиянең егермедән артык иң зур шәһәрләрендә тыңлау мөмкинлеге бар.  Ә Интернетта бөтендөнья тыңлый ала.   

2011 елдан «Комсомольская правда» холдингының үз телевидениесе ачылды. Бүген ул «Триколор-ТВ» һәм «НТВ+» кебек иң эре спутник телевидениесе пакетлары  җыентыгына кертелгән.  «Комсомольская правда»  телевидениесен кабель челтәре аша  Россиянең иң төп шәһәрләрендә карау мөмкинлеге дә бар.