Гимнастика үзәге – Россиядә иң зур спорт комплексларының берсе. 2012 елның ноябрендә биредә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың беренчел чаралары – нәфис гимнастика буенча Россия кубогы һәм күмәк ярышларда Россия чемпионаты узды. Үзәк спорт һәм тренировкалар залыннан, административ һәм ярдәмчел бүлмәләрдән тора.
Ничек килеп җитәргә:
«Сыртланова ур.» тукталышы автобуслар №5, 19, 34, 37, 62, 68, 74а, 77, 97, трамвай №5, «Җиңү проспекты» метро станциясе;
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Спорт һәм нәфис гимнастика
Функциясе: Ярышлар үткәрү
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә укыту-тренировка эшләрен алып бару. Ярышлар үткәрү. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә укыту-тренировка эшләрен алып бару.