Хөрмәтле журналистлар! Татарстан башкаласында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән спортчы һәм җанатарлар кабул итү мизгелләренә кадәр бик аз вакыт калып бара. Сез Россия тарихындагы беренче зур масштабтагы спорт вакыйгасын яктыртып, Универсиаданы танытуда һәм дөнья күләмендә студентлар спортын үстерүдә зур булышлык күрсәтәсез. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм безнең белән хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Нәкъ менә шуңа күрә, Уеннар вакытында сезне бар уңайлыклар белән дә тәэмин итү максатында, 2013 елгы Универсиаданы оештыру комитеты аккредитация узган массакүләм мәгълүмат чаралары өчен сервислар системасы булдырды, анда яшәү җиренә һәм ярышлар уза торган объектларга илтү, Уеннар объектларында эш урыннары оештыру, махсус полиграфия продуктлары тарату кебек хезмәтләр дә керә.
Сез сайтның әлеге бүлегендә журналистларның эшен оештыру һәм шулай ук, Уеннарга әзерлек чорында уздырылган пресс-активлык турындагы мәгълүмат белән таныша аласыз.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) таләпләре нигезендә, Универсиада чаралары узган объектларга, шулай ук сервислар системасына бары тик аккредитация үткән затлар гына кертелә. Зинһар, “Аккредитация” бүлегендә 2013 елгы Универсиадага аккредитация узу тәртибе турындагы мәгълүмат белән танышыгыз.
2013 елгы Универсиада белән кызыксынганыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм сезнең белән Казанда очрашу мизгелләрен көтәбез. Сезнең теләкләрне исәпкә алып, оператив рәвештә мәгълүмат белән тәэмин итәргә без һәрвакыт әзер.
Хезмәттәшлеккә әзерлек күрсәтеп һәм хөрмәт белән,
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе.
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе Уеннар барышын яктыртырга теләк белдергән журналистларны аккредитацияләүнең рәсми рәвештә старт алуын хәбәр итте. Казанга танышу визиты белән килгән The Times вәкилләре массакүләм матбугат чаралары арасында иң беренчеләрдән булып мәҗбүри теркәлү алды процессын уздылар.
Тулысынча укырга