2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Медиа

Фотографларның эшен оештыру

Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитация узган барлык фотографлар “Фотографлар” клиент төркеменә керә. Фотога төшерү урыннары, шулай ук эш шартлары тәртибе белән танышырга тәкъдим итәбез.

Клиентская подгруппа фотографы:

  • Аккредитация – Ep.
  • Профессиональ экипировка – фото жилет.
  • Эш урыны – төшерү хокукы булмаучы фотографлар клиент төркеме өчен билгеләнгән барлык зоналар: матбугат үзәге – эш зонасы, матбугат конференцияләре залы, трибуна урынары, ял итү зонасы, әңгәмә бүлмәсе, фотопозицияләр.

Хөрмәтле коллегалар!

5 июль көнне сәгать 10.00 да аккредитация узган фотографларны Уеннарның шеф-фотографы Роберт Максимов катнашындагы брифингка чакырабыз. Ул Казан-Арена стадионындагы Баш матбугат үзәгенең матбугат конференцияләре залында узачак.

Укырга

ТЕЛЕРАДИО тапшырулар

Хәбәрләр тапшыру хокукы булучылар

2013 елгы Универсиаданы трансляцияләү хокукына Халыкара студентлар спорты федерациясе ия. Россия территориясендә Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың баш хәбәрчесе итеп коммерцияле булмаган автоном «Спортивное вещание» оешмасы тәгаенләнгән иде.

Хәбәрләр тапшыру хокукы булмаучылар

Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы трансляцияләргә хокукы булмаучы Россия һәм чит ил телерадиокомпанияләре “Хәбәр тапшыру хокукы булмаучылар” клиент төркеменә керә.

Хөрмәтле коллегалар, 2013 елгы Универсиада объектларында төшерү хокукы булмаучыларның эш тәртибе, Уеннарның “Спортивное вещание” хост-бродкастер тарафыннан биреләчәк контент шартлары белән танышырга тәкъдим итәбез.

Хәбәр итү хокукы булмаучы клиент төркемнәре

  • Аккредитация – En.
  • Эш урыны – төшерү хокукы булмаучы фотографлар клиент төркеме өчен билгеләнгән барлык зоналар: матбугат үзәге – эш зонасы, матбугат конференцияләре залы, трибуна урыннары, микс-зоналар, ял итү зонасы, әңгәмә бүлмәсе, В төркеме фотопозицияләре.

Төшерү хокукы булмаучы телекомпанияләр өчен брифинг

Хөрмәтле коллегалар!

4 июль көнне сәгать 10.00 да Казан-Арена стадионындагы Баш матбугат үзәгенең матбугат конференцияләре залында төшерү хокукы булмаучы телекомпанияләр өчен брифинг уздырыла. Әлеге клиент төркеменә караган вәкилләрне брифингта катнашырга чакырабыз.

Укырга