2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Казан-Арена» стадионы

Адрес: Чистай ур. (Ничек килеп җитәргә)
Гомуми мәйдан: 133 000 кв.м.
Тамашачылар саны: 45 000 кеше

Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары  Идел буе төбәгендәге иң эре “Казан-Арена”яңа футбол стадионында үтәчәк.

2010 елның 5 маенда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың төп корылмасы булачак бинага беренче нигез ташын Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Владимир Путин салды.

Футбол стадионы 41,1 гектар мәйданны били. Ул Казан шәһәре Яңа-Савин районының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Футбол стадионы тыштан караганда суда үсә торган лилия чәчәген хәтерләтә һәм шәһәрнең гомуми панорамасына уңышлы керешә. Стадион бинасы түгәрәк формада, 5тән алып 8гә кадәр дәрәҗәдәге дүрт яруслы ачык трибунадан гыйбарәт. Трибуна 45 мең тамашачыга исәпләнгән. Футбол стадионының функцияле зоналары FIFAның футбол стадионнары буенча техник җитәкчелеге тикшергән бишенче редакция нигезендә оештырыла. Укырга

Бинаның күпфункцияле булуына яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирештеләр, технологияләр футбол кырын мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү мөмкинлеге дә бирә. Укырга

Картада

Ничек килеп җитәргә:
Х.Ямашев проспектындагы “Адоратский” тукталышы: 10а, 15, 18, 33, 35, 36, 44, 45, 46, 49, 55, 60, 62, 76нчы автобуслар, 13, 17, 18нче троллейбуслар, 13,14 нче трамвайлар белән;
Адоратский урамындагы “Адоратский урамы” тукталышы: 10, 18, 35а, 36, 44, 45, 55, 62, 74, 74а, 76нчы автобуслар.

Куллану

2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану

Функциясе: Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын үткәрү. Матбугат үзәге. Халыкара тапшыру (алып бару) үзәге.

Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Стадион Казанның «Рубин» футбол командасы өчен төп арена булачак. Биредә спорт һәм күңел ачу чаралары үткәреләчәк.

Технические характеристики тут

Услуги

Интерактив тур

Веб-камера тут