2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 8
Берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплина
  • кыршау
  • туп
  • булава
  • тасма
Берничә ярышны берләштергән төркем дисциплинасы
  • 3 туп + 2 тасма
  • 10 кыршау

Количество возможных заявок – 98.

Катнашучы илләр

  • AUS
  • AUT
  • BLR
  • BEL
  • BUL
  • BRA
  • HUN
  • GRE
  • ISR
  • ITA
  • CAN
  • CHN
  • MEX
  • RUS
  • SLO
  • UZB
  • UKR
  • FIN
  • CZE
  • EST
  • KOR
  • RSA
  • JPN

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 RUS 8 2 0 10
2 UKR 0 3 6 9
3 JPN 0 2 1 3

Студентларның Бөтендөнья Уеннарында нәфис гимнастика 1997 елда программага кертелә. Шул вакытта спортчылар арасында бу дисциплинада 5 комплект медаль уйнатыла.


Нәфис гимнастика — чагыштырмача яшь спорт төре. Үзенең барлыкка килүе белән ул танылган Мария театрының балет мэтрларына бурычлы. Кыска гына вакыт эчендә әлеге спорт төре дөньякүләм танылу ала. Бүген нәфис гимнастика тамашачы яратып карый торган бик популяр спорт төре.
1913 елда П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физик культура институтында нәфис хәрәкәткә өйрәтү буенча югары мәктәп ачыла. Мәктәпнең беренче остазлары – Роза Варшавская, Елена Горлова, Анастасия Невинская, Александра Семенова-Найпак кебек танылган мэтрлар.
1941 елның апрелендә әлеге мәктәпнең укытучылары һәм аны тәмамлаган спортчылар тырышлыгы белән нәфис гимнастика буенча Ленинград чемпионаты үткәрелә. 1948 елда исә нәфис гимнастика буенча беренче тапкыр СССР чемпионаты уза.
1954 елда нәфис гимнастика ил чикләрен үтеп, чит илләрдә тәкъдим ителә башлый. Шул рәвешле әлеге спорт төре популярлык казана.
Тиздән нәфис гимнастика Халыкара гимнастика федерациясе тарафыннан спорт төре дип таныла. 1960 елда Софиядә беренче халыкара ярышлар үткәрелә: Болгария, СССР, Чехословакия спортчылары бергәләшеп уртак ярыш оештыралар. 3 елдан соң, 1963 елны 7-8 декабрендә Будапешт шәһәрендә нәфис гимнастика буенча беренче рәсми халыкара ярышлар оештырыла. Аны Европа кубогы ярышлары, дип атыйлар.
Олимпия уеннары программасына нәфис гимнастика 1980 елда Мәскәүдә үткән уеннардан соң кертелә. Әлеге карар Халыкара Олимпия комитеты утырышында кабул ителә.
Төрле вакытларда Олимпия чемпионы исеменә Юлия Барсукова (Сиднейда үткән уеннар), Алинә Кабаева (Афинадагы уеннар), Евгения Канаева (Пекинда үткән уеннар) лаек була. Әлеге Олимпиадалар безнең төркем белән чыгыш ясаучы нәфис гимнастлар өчен дә уңышлы була. Төркем белән чыгышларда 2000 елда Сиднейда үткән уеннарда М.Нетесова, И.Белова, Е.Шаламова, Н.Лаврова, И.Зильбер, В.Шиманская Олимпия чемпионы була. 2004 елда Афинада үткән Олимпиадада безнең команда составындагы кызлар - Н.Лаврова, О.Белугина, Е.Мурзина, Е.Посевина, Т.Курбакова, О.Глацких – тагын алтын медаль алалар. 2008 елда Пекинда үкән уеннар да безнекеләр өчен алтын алып килә: составында Е.Посевина, Н.Зуева, А.Гавриленко, Д.Шкурихина, М.Алийчук, Т.Горбунова булган команда Олимпиянең алтын медален яулый.
Нәфис гимнастика буенча Россия горурлыгы дип без һич икеләнми Алинә Марат кызы Кабаеваны атый алабыз (1983 елның 12 маенда, Ташкентта туа). Ул — танылган Россия спортчысы (нәфис гимнастика), атказанган спорт мастеры. 2004 елда Афинада үткән XXVIII Олимпия уеннары чемпионы, 2000 елда Сиднейда үткән XXVII Олимпия уеннарының бронза пизеры. 1999 һәм 2003 елларда абсолют Дөнья чемпионы. Биш тапкыр абсолют Европа чемпионы (1998—2000, 2002, 2004). Алты тапкыр абсолют Россия чемпионы (1999—2001, 2004, 2006—2007).


Татарстан Республикасында нәфис гимнастика 1948 елдан бирле үсеш ала. Шул вакыттан бирле төрле спорт базаларында нәфис гимнастика секцияләре, түгәрәкләр оештырыла. 1978-79 елларда Казанда нәфис гимнастика буенча спорт мәктәбе булдыру турында карар кабул ителә.
Соңгы ун елда нәфис гимнастика аерым дәрәҗәгә ия. Казанда әлеге спорт төрен үстерү өчен тудырылган шартларны Россиякүләм нәфис гимнастика федерациясе Президенты, Россия җыелма командасының баш тренеры Ирина Винер бик югары бәяли.
2003 елдан бирле Казанда үткәрелә торган нәфис гимнастика буенча рәсми ярышларның дәрәҗәсе арта бара. 1 җәйге Россия укучылар спартакиадасы, нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты, 2010 ел – нәфис гимнастика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты, “Яшь гимнастлар” Бөтенроссия ярышлары, Төркем чыгышлары буенча Россия беренчелеге, “Россия өметләре” Бөтенроссия ярышлары, 2010 елгы II Евразия спорт уеннары, Татарстан чемпионатлары һәм беренчелекләре – бу әле ярышларның бер өлеше генә.
2009 елда Казанда үткән “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында Х Халыкара “Йолдыз” турниры һәм Россия кубогы ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда Россиянең иң яхшы гимнастлары катнашты.  
2012 елда Казанда Гимнастика үзәге ачылды.
Нәфис гимнастиканы үстерүгә куелган тырышлык бушка булмады: безнең спортчылар үзләренең уңышларын да күрсәтәләр. 1996 елдан бирле алар халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Төркем ярышларында якташларыбыз Юлия Федорова (1996), Мария Френцель (2001), Ралина Ракипова (2011) Европа чемпионы булдылар.
Биш тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр Дөнья чемпионы, 2008 елда Пекинда үткән Олимпия уеннары чемпионы, атказанган спорт мастеры Дарья Шкурихина - Татарстан гимнастика мәктәбенең иң танылган укучысы.


Объектлар Icon-more

Centrgimnastiki-345x230

Гимнастика үзәге

Адрес: Сыртланова ур., 6 йорт