2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахмат


2013 елгы Универсиадада уйнатыла торган медальләр һәм дисциплиналар

Медаль комплектларының гомуми саны: 3
Ир-атлар
  • ир-атлар арасында турнир
Хатын-кызлар
  • хатын-кызлар арасында турнир

Катнашучылар саны – һәр җыелма команда составында 8 спортчы.

Катнашучы илләр

  • AZE
  • ALG
  • ANG
  • ARG
  • ARM
  • BOT
  • BRA
  • HUN
  • VIE
  • GUA
  • GER
  • GEO
  • EGY
  • ZAM
  • ZIM
  • INA
  • KAZ
  • KGZ
  • CHN
  • COL
  • LAT
  • MAS
  • MEX
  • MOZ
  • MGL
  • NEP
  • UAE
  • POL
  • POR
  • RUS
  • ROU
  • SRB
  • SVK
  • SUR
  • TKM
  • UGA
  • UZB
  • UKR
  • PHI
  • CZE
  • SUI
  • SRI
  • KOR
  • JPN
  • AHO
  • ARU

Спорт төре

2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча җиңүче һзм призер илләр
Урын Ил Алтын Kөмеш Бронза Йомгак
1 CHN 2 1 2 5
2 PHI 1 0 0 1
3 ARM 0 1 0 1
3 RUS 0 1 0 1

2013 елгы Универсиадага кадәр шахмат 2011 елда Шэньчжэньда узган Уеннар программасына гына керә. Шахмат уенын өстәмә программага кертеп, Шэньчжэнь Универсиадасын оештыручылар оттырмый – Кытай спортчылары өч төр ярышта да беренче урынны яулый.


Шахмат уенының Россиядә барлыкка килү тарихы XII-XIII гасырларга барып тоташа һәм тарихчыларның күбесе моны монгол-татар явы белән бәйләп карый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында Россиядә беренче шахмат түгәрәкләре оештырыла һәм шахмат буенча беренче китаплар бастырыла. Россия шахматчылары Петров, Яниш, Урысов, Шумов тырышлыгы белән шахмат уены югары катлау вәкилләре, соңрак – интеллигенция арасында бик популярлаша һәм мәгърифәтлелек, мәдәнилек күрсәткеченә әйләнә. Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Лев Толстой кебек атаклы язучыларның да шахмат белән кызыксынуы да Россиядә бу уенның популярлашуына уңай йогынты ясый. Россиядә шахмат үсешенә зур өлешне мәшһүр уенчы Михаил Иванович Чигорин кертә.1892 елда дөнья беренчелеге өчен уенның соңгы партиясендә Вильгельм Стейницка җиңелү генә аңа дөнья шахмат таҗын яуларга комачаулый. 35 елдан соң икенче атаклы шахматчыбыз Александр Алехин Куба вәкиле Хосе-Рауль Капабланканың универсаль техникасын уздырып җибәреп, җиңү яулый. Алехин 1920 елда ук җиңү яулап, Совет Россиясенең беренче чемпионы булса да, рәсми рәвештә дөнья чемпионы исемен бары эмиграциядә генә ала.
СССРда эшчеләр һәм колхозчылар хәрәкәте темплары үсү белән бергә шахмат уены да рәсми рәвештә халык массаларының интеллектуаль үсешен тәэмин итү чарасы дип игълан ителә. Шул вакытта илдә бик күп яшь һәм талантлы осталар барлыкка килә. Дөнья чемпионы исемен яулау өчен матч-турнирда совет шахматчыларына тиңнәр булмый. Бу ярышта Михаил Ботвинник җиңә. 1948 – 1963 еллар дәвамында ул, һәр өч ел саен чемпион исемен яклап, беренчелекне берәүгә дә бирми. Бары 2 тапкыр гына, 1957 елда – Василий Смыслов һәм 1960 елда – Михаил Таль җиңелү белмәс уенчыны бирелергә мәҗбүр итә ала. Әмма 1958 һәм 1961 елларда уздырылган реванш уеннарында Ботвинник шахмат буенча дөнья чемпионы исемен кире үзенә кайтара. 1963 елда реванш уеннар системасы бетерелгәннән соң шахмат дөньясында яңа чемпион барлыкка килә: Тигран Петросянны 1969 елга кадәр берәү дә җиңә алмый. 1969 елда шахмат буенча дөнья чемпионы исеменә Борис Спасский лаек була. 1972 елда Спасский АКШ шахматчысы Роберт Фишерга җиңелә. Бу җиңелүдән соң шахмат таҗы Советлар Союзына 3 елдан соң гына әйләнеп кайта – 1975 елда Фишер уеннан баш тарта һәм дөнья чемпионы дип Анатолий Карпов игълан ителә. Бу дәрәҗәле исемне 10 ел буе йөрткән Карпов 1985 елда Гарри Каспаровка җиңелә. Советлар Союзы һәм Россия шахматчыларының уңышлары традициясен 2000 елда Владимир Крамник дәвам иттерә. Шахмат таҗы иясе 2007 елның сентябрендә генә үзгәрә. Мехикода узган матч-турнирда Һиндстан шахматчысы Вишванатан Ананд җиңү яулый.
Россия бүгенгәчә шахмат буенча дөнья чемпионнары иле дип санала. Ярышлар уздырыла башлаганнан бирле Дөнья чемпионы исемен яулый алган 15 шахматчының 9ы – Россия (Совет) шахмат мәктәбе вәкилләре.
Шахмат буенча Россия горурлыгы саналган Гарри Каспаров исеме күпләргә таныш. Гарри Кимович Каспаров (туган вакытта Вайнштейн; 1963 ел, 13 апрель, Баку) – Совет һәм Россия шахматчысы, язучы, сәясәтче. Халыкара гроссмейстер (1980), СССРның атказанган спорт мастеры (1985), үсмерләр арасында дөнья чемпионы (1980), СССР чемпионы (1981, 1988), шахмат тарихында 13 нче дөнья чемпионы (1985 – 2000), Россия чемпионы (2004), күп тапкыр ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы шахматчыларга бирелә торган «Шахмат Оскары» бүләге иясе. «Ялкын сакчысы» бүләге лауреаты (1991). 1985 елдан башлап Каспаров эзлексез рәвештә ФИДЕ рейтингының беренче урынын биләп тора. 2006 елның 1 гыйнварына аның Эло коэффициенты (шахматчыларның рейтингы профессор, рейтинг исәпләү системасын уйлап чыгарган Америка математигы Арпад Эло фамилиясен йөртә) 2812 берәмлекне тәшкил итә. Әмма 2006 елның 1 апрелендә 12 ай дәвамында турнирларда катнашмаган Каспаровны ФИДЕ кагыйдәләре нигезендә рейтингтан төшереп калдылар.


Татарстанда шахмат «атасы» дип лаеклы рәвештә Рәшит Гыйбат улы Нәҗметдинов (1912-1974) санала. Ул бөтенроссия дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешкән беренче татар спортчысы. СССР ның атказанган тренеры, 5 тапкыр РСФСР чемпионы, команда ярышларында 3 тапкыр СССР чемпионы. Рәшит Нәҗметдинов – ике интеллектуаль уенда уңышка ирешкән, башта – шашка, соңрак  шахмат буенча СССР спорт мастеры исеменә лаек булган бердәнбер спортчы. Соңрак ул бөтен игътибарын шахмат уенына юнәлтә һәм, халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясап, шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры дәрәҗәсенә лаек була. Казандагы шахмат мәктәбе аның исемен йөртә, һәр елны Татарстан башкаласында һәм башка шәһәрләрендә аның истәлегенә мемориаллар уздырыла. 2012 елда Нәҗметдинов истәлегенә шахмат турниры Казанда 34 нче тапкыр узды.
Татарстанның шахмат өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге уңышлары Алисә Галләмова исеме белән бәйле. Нәҗметдинов вафат булгач, ике елдан соң дөньяга килгән Алисә Галләмова, мәшһүр шахматчының укучысы була алмаса да, аның традицияләрен дәвам иттерә. Дөнья шахматчылары бүгенгәчә һөҗүм остасы Нәҗметдиновның комбинацияләрен хәтерли. Алисә Галләмова уңышларының нигезе – шахматчының хезмәт сөючәнлегендә һәм башта – Казан тренеры Олег Игъламов, аннары – Чиләбедән чакырылган Александр Панченконың ярдәмендә. 13 яшендә ул Татарстан чемпионы була. 1987 елда Алисә Галләмова 16 яшькә кадәр кызлар арасында дөнья чемпионатында (Инсбрук) җиңү яулый. 1988 елда Румыниянең Тимишоара шәһәрендә бу уңышын кабатлый һәм 20 яшькәчә категориясендә дә дөнья чемпионы исеменә лаек була (Австралия, Аделаида). СССР таркалганнан соң Алисә берникадәр вакыт Украинада яши, әмма соңрак туган ягына әйләнеп кайта. Шул сәбәпле ул дүрт Бөтендөнья шахмат олимпиадасында өч ил өчен чыгыш ясый: СССР (1990 ел, 2 нче урын), Украина (1992 ел, 2 нче урын) һәм Россия (1996 ел, 3 нче урын; 2010 ел, 1 нче урын).
1997 елда Алисә Галләмова Россия чемпионы була һәм Дөнья шахмат таҗына кандидатлар арасында турнирда җиңү яулый. Шул ук елны Халыкара шахмат матбугаты ассоциациясе Алисәгә «Шахмат Оскары»н тапшыра. 1999 елда шахмат буенча дөнья чемпионы исеме өчен ФИДЕ уенында Алисә Галләмова Кытай шахматчысы Се Цзюньга җиңелә.
Үзен иң югары дәрәҗәдә тагын бер кат сынау мөмкинлеген Алисә Галләмова 2006 елда ала. Бу юлы ул дөнья чемпионы исеме өчен финал уенында башка Кытай шахматчысы Сюй Юхуага бирелергә мәҗбүр була.
2003 елда Алисә Галләмова Казан командасы составында клублар арасында Россия чемпионатында җиңү яулый. Команда составында Татарстан шахмат мәктәбе укучылары Юлия Машинская, Тамара Чистякова, Сандугач Шәйдуллина һәм ул вакытта Казанда яшәгән Белоруссия шахматчысы Елена Заяц була. 2012 елда Алисә Галләмова бу уңышын янәдән кабатлый.
Моннан тыш, Галләмова күп тапкыр командалар арасында Европа чемпионатларында Казанның хатын-кызлар командасы составында да, ир-атлар белән бергә дә Татарстан данын яклый. 1997 елда ул Нәҗметдинов исемендәге мәктәпнең ир-атлар командасы составында Европа чемпионатында 4 нче урынны яулый. 2003 елда хатын-кыз командалары арасында Европа чемпионатында Алисә Галләмова 3 нче урынга лаек була.
Татарстан башкаласы күп тапкыр Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә. 1990 елларда Казанда командалар арасында Россия, Европа чемпионатларын, Галлямова белән Се Цзюнь арасында дөнья чемпионы исеме өчен уенның беренче өлеше үтә. 2000 – 2008 елларда биредә Россия кубогы финалы, Татарстан – Европа халыкара уены, Россия укучыларының беренче, өченче һәм дүртенче җәйге Спартакиадалары кысаларында шахмат турнирлары, яшьләр арасында (егетләр һәм кызлар) Россия чемпионатлары, хатын-кызлар арасында 54 нче Россия чемпионаты суперлигасы, ир-атлар арасында 58 нче Россия чемпионатының югары лигасы, I Бөтенроссия җәйге Универсиада кысаларында шахмат турниры уза. Ниһаять, 2012 елда дөнья чемпионы Вишванатан Ананд белән чемпионлык өчен уенда катнашырга теләгән кандидатлар 2011 елда Казанга җыелды.


Объектлар Icon-more

_____-______

«Казан» ат спорты комплексы

Адрес: П.Лумумба ур., 47 «А» йорт
Телефон: (843) 279-29-01, (843) 258-13-67, (843) 279-66 -02