«2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2009 елның 15 августында булдырыла. Дирекциянең оештыручылары: Россия Федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре мэриясе һәм Россия студентлар спорты союзы. Дирекция FISU, халыкара спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек алып бара, Казан Универсиадасына әзерләнү һәм үткәрү эшен оештыру белән шөгыльләнә.