2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

FISU тарихы

Халыкара студентлар спорты федерациясе рәсми рәвештә 1949 елда оеша. Әлеге оешманың барлыкка килүе беренче чиратта 1923 елның маенда Парижда үткән Студентларның беренче Бөтендөнья уеннары үткәрелү белән бәйле. Уеннарны оештыру белән Пьер де Кубертенның фикердәше, танылган француз галиме һәм педагог Жан Петитжан шөгыльләнә.

1924 елда Варшава шәһәрендә Халыкара университетлар спорты конгрессы уза. Анда Халыкара студентлар конфедерациясе оештыру турында карар кабул ителә. Әлеге оешма 1939 елга кадәр эшли. Бу вакыт эчендә студентлар өчен барлыгы сигез Халыкара уеннар үткәрелә.

Халыкара студентлар спорты эшчәнлеген Икенче бөтендөнья сугышы туктатып тора. Сугыш вакытында студентлар уеннары үткәрелми. Халыкара студентлар ярышлары үткәрү традициясе кабаттан 1947 елда гына яңара. Бу елны Халыкара студентлар берлеге һәм аның спорт бүлеге (соңрак – спорт советы) тырышлыгы белән студентлар өчен ике халыкара спорт чарасы үткәрелә. Кышкы Уеннар – Швецариянең Давос шәһәрендә, ә җәйге Уеннар Франциянең Париж шәһәрендә уза.

1948 елда берничә Европа дәүләте Люксембургта Халыкара студентлар конфедерациясе урынына Халыкара университетлар спорты федерациясе (FISU) оештырырга тәкъдим итә. Бу оешмага 1949 елда рәсми статус бирелә.

FISUның беренче Президенты итеп Пауль Шлеймер сайлана. Ул Люксембургта танылган физик һәм математик була. Шлеймер оешма белән 12 ел җитәкчелек итә. Аның эшен Примо Небиоло дәвам итә. Ул идарә иткән вакытта Бөтендөнья Универсиадалар үткәрү активлаша, халыкара студентлар спорты хәрәкәте зур үсеш ала. 1999-2011 елларда FISU Президенты вазыйфаларын Джордж Киллиан башкара. Ул вазыйфадан киткәннән соң, 2011 елның 9 августында Кытайның Шеньчжэнь шәһәрендә үткән FISU Башкарма комитеты утырышы вакытында Президент итеп Клод-Луи Галльен сайлана.