2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү буенча Россия чемпионаты

2013 елның 15 — 19 ноябрендә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда булачак. Чемпионат 2013 елның декабрендә Хернинг шәһәрендә (Дания) узачак йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен йөзү буенча Россия җыелма командасы составын формалаштыру максатында уздырыла.

Россиянең иң көчле йөзүчеләре Казанга киләчәк, алар арасында 2013 нче елның җәендә Барселонада үзган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына катнашканнар да бар. Россия Федерациясе субъектларыннан 500 күбрәк спортчы катнашыр дип планлаштырыла.

Чемпионатның ачылыш тантанасы 15 ноябрь көнне Су спорт төрләре сараенда узачак.

Ярышларга билетларны www.bileton.ru сайтында һәм түбәндәге адреслар буенча кассаларда сатып алырга була.

  1. «Тандем» сәүдә үзәгендә касса, Ибрагимов пр., 56а;
  2. «Бахэтле» сәүдә үзәгендә касса, Ямашев ур., 71а;
  3. «Сафари Клуб» та касса («Савиново» сәүдә үзәге), Ямашев пр.;
  4. «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә касса, Ямашев пр., 46/33;
  5. «Бахетле» сәүдә үзәгендә касса, Оренбург тракты пр.;
  6. Межлаук ур., 13 адресы буенча касса (Колхоз базары);
  7. «Франт» сәүдә үзәгендә касса, Фучик ур., 90;
  8. «ГУМ» сәүдә үзәгендә касса, Пушкин ур., 11;
  9. «Кольцо» сәүдә үзәгендә касса, Петербург ур., 1;
  10. «Южный» сәүдә үзәгендә касса, Җиңү пр., 91;
  11. «Бахетле» сәүдә үзәгендә касса, Ленинград ур., 27.

Билет бәясе 30 — 50 сум. Ярышлар иртәнге сәгать 10-да һәм кичке 6-да башлана. Билетлар турында өстәмә магълүматны (843) 5-100-400 телефоны буенча шалтыратып өйрәнергә була.