2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

“Казан 2013” волонтерларын бүләкләүне нигезләү программасы

Быелгы җәйдә эре халыкара спорт вакыйгасын уздыруда катнашып уникаль тәҗрибә туплау, җиһанның төрле почмакларыннан меңләгән дуслар табу, студентлар спорты элитасы белән танышу һәм чит телдә аралашып телне чарлау – “Казан 2013” волонтерларына бирелгән мөмкинлекләрнең бер өлеше генә.

Волонтерлар белән эшләү департаменты 2013 елгы Универсиада ярдәмчеләре командасындагыларның барысы өчен дә бик күп кызыклы бонуслар һәм сюрпризлар әзерли.

Комфортлы эшлибез

«Конкорд» компаниясе тәкъдим иткән бизнес-ланчлар үзенең төрлелеге белән шатландырачак.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада волонтерларының барысы да эш арасындагы тәнәфестә тәмле итеп пешерелгән кайнар ризык ашап алу, барлык төр җәмәгать траспортында да* Универсиада объектларына кадәр бушлай бару, Универсиаданың генераль партнеры “МегаФон” ААҖ нең махсус тарифы ярдәмендә бер-берсе белән җиңел аралашу мөмкинлегенә ия. Россиянең 37 төбәгеннән һәм дөньяның 25 иленнән килгән волонтерлар махсус алар өчен әзерләнгән йортлардагы уңайлы фатирларда яшәячәк, көненә өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк.

* Аккредитация кенәгәсен күрсәтеп, шәһәр буенча 20 июньнән 20 июльгә кадәр бушлай хәрәкәт итеп булачак.

Төсләр белән уйныйбыз

FORWARD компаниясе Уеннарның 20 меңлек төп ярдәмчеләре командасының якты образын тудыру өстендә эшләде.

2 эш футболкасы, бәйрәмчә футболка-поло, стильле җиңел куртка, шорты, спорт ыштаны, билгә бәйләп куя торган кечкенә сумка, уңайлы кроссовкалар һәм бейсболка – боларның барысын да һәрбер волонтерга аккредитация узган вакытта бушлай бирәчәкләр. Волонтерлар командасы өчен кызыл төс сайланды – мондый киемдә волонтерлар үзләрен стильле һәм уңайлы хис итәчәк һәм әлбәттә гомуми фонда ерактан ук күренеп торачаклар!

Бәйрәм тудырабыз

Иң яхшы дип табылганнарны лалә чәчәге, барс малае Барсик рәсемнәре төшерелгән өстәмә бүләкләр көтә.

“Казан 2013” волонтерларын бик күңелле бүләк - сувенирлар җыелмасы көтә. Әлеге уникаль сувенирларны сатуда табып булмаячак. Ул бүләкләр егетләр һәм кызларны һәрбер объектта көтеп торачак. Сувенирларны чираттагы сменага килгән волонтерларның барысына да тапшырачаклар! Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод Луи Гальен һәм ил җитәкчелеге кулы куелган Рәхмәт хаты Универсиада ярдәмчеләренең кәефләрен тагын да күтәреп җибәрер дип ышанабыз.

Уңайлыкларны бергәләп тудырабыз

Волонтерлар штабында эш сменасы дәвамында буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп уздыру мөмкинлеге бар: һәрбер объект командасы ял итү, аралашу һәм мәгълүмат алышу өчен уңайлы урын әзерләде.


Инновацияләр белән бергә атлыйбыз

Универсиаданың генераль партнеры «АК БАРС» ААҖнең Volunteers’ Card уникаль мультисервис картасы аккредитация бейджының бер өлеше булачак. Карта Универсиада объектларына керү чарасы булып та тора, банк һәм транспорт кушымталарын да, ташламалар һәм cash-back программасын да, шулай ук 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннары чорында спорт һәм мәдәни чараларга билетларга язылу кушымтасын да үз эченә ала.

Волонтер картасы мөмкинлекләре турында күбрәк монда белә аласыз.

Бүләк алганда экономиялибез

Ташламадан «ХороShow» кибетләре челтәрендә Volunteers’ Card волонтерлар картасын күрсәтеп һәм kazan2013.podarki116.ru адресы буенча махсус код кулланып заказ алганда файдаланырга мөмкин.

«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Универсиадасы лицензияле продукциясен сату рәсми кибетләрендә – Подарки116.ру интернет-кибетендә һәм «ХороShow» кибетләре челтәрләрендә әйберләр сатып алганда ташламаларга ия.

Йолдызлар белән бергә өйрәнәбез

Һәрбер «Казань 2013» волонтеры танылган спортчылар, шоу-бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Россия һәм чит ил эре компанияләренең әйдәп баручы менеджерлары тарафыннан алып барыла торган мастер-классларда катнаша алачак. 2013 елгы Универсиада илчеләре һәм партнерлары да уңышка ирешү серләре белән уртаклашачак.

Әйбәт ял итәбез

Барлык күтәренке кәеф сөючеләрне дә МЕГА-кичәләр һәм көн нәтиҗәсе буенча бүләкләүләр көтә. 2013 елгы Универсиада волонтеры аккредитация кенәгәсе белән фуд-кортта ташлама белән тамак ялгап ала, бушлай бозлавыкта шуа алачак. Бөтендөнья студентлар Уеннары тәмамлану хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәмгә җәйнең беренче көннәреннән үк әзерләнә башласалар да була: шәһәрнең Казан Кремленә, Игенчеләр сараена, Кол Шәриф мәчетенә, Благовещенский Соборына карап торган Мәдәният паркында сюрпризларга, бүләкләргә һәм җыр-биюгә бай төн көтә.

Волонтерларын бүләкләүне нигезләү программасы

Motivation-009-video
“Казан 2013” волонтерларын бүләкләүне нигезләү программасы

Сине Бөтендөнья студентлар Уеннарында шулар һәм тагын да кызыклырак нәрсәләр көтә! «Make U Real»га ышан!

Видеоны карау