2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

III "Ел волонтеры" тантанасы

2012 елны якты
һәм уңышлы итүчеләр өчен!

2012 елның 13 декабрендә «Пирамида» күңел ачу комплексында Ел саен үткәрелә торган III «Ел волонтеры» тантанасы үтәчәк.

«Ел волонтеры 2012» проекты 2013 елгы XXVII бөтендөнья җәйге Универсиаданың Волонтерлар программасы кысаларында тормышка ашырыла. Ул «Казан 2013» волонтерларын Мотивлаштыру, тану һәм бүләкләү программасының төп чараларыннан санала.

Ел дәвамында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм уңышлы эшләгән волонтерлар күптән көтелгән бүләкләр алачак. Шулай ук тантана вакытында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе ел дәвамында ил күләмендә спорт волонтерлыгы хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән оешмалар, компанияләр һәм берләшмәләрне атаячак.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты әгъзалары, Универсиада партнерлары булган 50 югары уку йорты җитәкчеләре, «Казан 2013» волонтерларының Россиянең 30 төбәгендә эшләүче координаторлары катнашачак.

Тантананы Казанның, Татарстанның һәм Россия төбәкләренең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары бизәяәчәк. Әлеге коллективлар Уеннар вакытында «Мәдәни Универсиада» кысаларында волонтер булып эшләр дип көтелә.