2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тамбов дәүләт техник университеты

Адрес: Россия, Тамбов шәһ, Советлар ур, 106 нчы йорт
Телефон/факс: (4752) 63-10-19
E-mail: tstu@admin.tstu.ru
Рәсми сайты: http://tstu.ru

2012 елның 13 декабрендә Тамбов дәүләт техник университеты “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” Башкарма дирекциясе” белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде һәм “Җәйге Универсиада вузы” дигән рәсми статуска ия булды.

Университетка 1958 елда оеша.

Хәзерге вакытта вузда 5 меңнән артык студент һәм аспирант белем ала. Укытучы-профессорлар составы 450 хезмәткәрдән тора (аларның 250 дән артыгы гыйльми дәрәҗәгә һәм исемгә ия, 50 дән артыгы – фәннәр докторлары һәм профессорлар).

Халыкара хезмәттәшлек – университет эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, ул төрле илләрнең университетлары белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзи, халыкара проектлар алып бара, студентлар алмашу программалары буенча эшли.

   Тамбов дәүләт техник университеты сәламәт тормыш рәвеше алып бару, студентлар, аспирантлар һәм хезмәткәрләр арасында спорт идеяләрен тарату буенча актив эш алып бара. Вуз традицион язгы җиңел атлетика эстафетасын, баскетбол буенча вузара студентлар турнирын оештыра.

Университет студентлары «Volunteers’ Academy» дип аталган волонтерларга белем бирү лагерында һәм “2012 ел волонтеры” тамашасында актив катнаштылар.


Спорт горурлыгы

Герман Юханов – спорт мастерына кандидат, бодибилдинг буенча Россия чемпионы (2010).

Александр Метлин –  спорт мастеры, гер спорты буенча Россия чемпионатында 4 урын яулаучы.

Денис Федотов – «спринт» һәм “өч этаплы эстафета” дисциплиналарында спорт ориентациясе буенча Россия беренчелеге призеры. Укырга