2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Вятка дәүләт гуманитар университеты

Адрес: Россия, Киров шәһәре, Кызыл Армия ур., 26 йорт
Телефон/факс: (8332) 67-89-75, 37-51-69
E-mail: vshu@vshu.kirov.ru
Рәсми сайты: http://vggu.ru

2012 елның 2 августында Вятка дәүләт гуманитар университеты (ВятДГУ) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Вятка дәүләт гуманитар университеты (ВятДГУ) – Киров өлкәсендәге иң өлкән уку йортларының берсе. Аңа 1914 елда нигез салынган. Ул вакытта уку йорты Вятка укытучылар институты буларак эшли башлый. 2002 елда институтка Вятка дәүләт гуманитар университеты дигән исем бирелә.

ВятДГУның 15 факультетында һәм көллиятендә 12000нән артык студент белем ала. Алар арасында Россия төбәкләреннән, чит илдән килеп белем алучылар да бар.

Вятка дәүләт гуманитар университеты төрле халыкара программаларда актив катнаша. Студентлар арасында бигрәк тә студентлар алмашу программалары популяр. АКШ, Германия, Франция, Кытай һәм башка илләрдәге әйдәп баручы уку йортлары белән студентлар алмашу программалары тормышка ашырыла.

Университет сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спортны үстерү буенча күләмле эш алып бара. Уку йортының шәһәр читендәге тренировкалар базасы, заманча физкультура-спорт комплексы бар. Төрле спорт төрләре буенча университетның җыелма командалары төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, университет данын яклый.


Спорт горурлыгы

Алексей Криницын – пауэрлифтинг буенча 75 кг кадәр үлчәүдә дөнья чемпионы (2012).

Татьяна Платунова – пауэрлифтинг буенча 67 кг кадәр үлчәүдә дөнья чемпионы (2012).

Елизавета Дубровина – спорт акробатикасы буенча дөнья Кубогы иясе (2011), Европа Кубогы һәм Россия чемпионаты призеры.

Наталья Зыкова – гер спорты буенча 65 кг кадәрле үлчәүдә Россия чемпионы (2010). Укырга