2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дәүләт идарә университеты

Адрес: Россия, Мәскәү шәһәре, Рязан проспекты ур., 99 йорт
Телефон/факс: (495) 377-89-14, 377-89-14
E-mail: inf@guu.ru
Рәсми сайты: http://guu.ru

2012 елның 12 мартында Дәүләт идарә университеты (ДИУ) һәм  RMA инновацион белем бирү компаниясе ярдәм итүче «Спорт индустриясендә менеджмент» факультеты белән 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе арасында хезмәттәшлек турында өчъяклы килешү төзелде. Университет «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Дәүләт идарә университеты – югары квалификацияле идарәчеләр әзерләү буенча Россиянең әйдәп баручы уку йорты. 90 ел эчендә уку йорты идарә, икътисад һәм социаль өлкәләрнең төрле тармаклары өчен 100 меңнән артык белгеч әзерләгән.

Бүген университетта 15 000нән артык студент белем ала. Алар арасында Россия төбәкләреннән, чит илдән килеп белем алучылар да бар. Профессор-укытучылар корпусы 1140 фәнни-педагогик хезмәткәрдән тора. Аларның 915е - фәннәр кандидаты, 260ы  фәннәр докторы дәрәҗәсенә ия.

Университетта студентларның һәм укытучыларның сәламәт тормыш рәвеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Уку йортында стадион, футбол кыры, йөгерү юллары, хоккей мәйданчыгы, уен комплексы бар. Йөзү бассейны булган яңа физкультура сәламәтләндерү комплексы төзелә. Еш кына университет базасында мәктәп укучылары, төрле уку йортлары студентлары арасында спорт чаралары оештырыла.

2011 елда Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча университет «Сәламәт яшәү рәвеше уку йорты» дигән мактаулы дәрәҗәгә лаек булды.

Университетта волонтерлык хәрәкәте үсеш ала. «Лучик» социаль студентлар отряды сабый чактан ук ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага спорт волонтерлары әзерләү буенча максатчан эш алып барыла. Спорт волонтерлары инде хәзер үк Мәскәүдә үткән төрле спорт чараларында актив катнашалар.


Спорт горурлыгы

Мария Шкварунец – самбо буенча спорт мастеры, дөнья чемпионы (2010), греплинг буенча биш тапкыр дөнья чемпионы (2010), греплинг һәм тулы контактлы дзю-дзюцу буенча күп тапкырлар Россия, Европа һәм дөнья чемпионы, самбо буенча халыкара һәм бөтенроссия турнирлары җиңүчесе (2009-2012). Укырга