2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ижау дәүләт медицина академиясе

Адрес: Россия, Удмуртия, Ижау шәһәре, Коммунар ур., 281 йорт
Телефон/факс: (3412) 52-62-01, 65-81-67
Рәсми сайты: http://igma.ru

2011 елның 1 сентябрендә Ижау дәүләт медицина академиясе (ИжДМА) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Ижау дәүләт медицина академиясенә 1933 елда нигез салынган.

Уку йортында студентлар белән спорт юнәлешендә эшләүгә зур игътибар бирелә. 2011-2015 елларга «ИжДМА – сәламәтлек территориясе» дигән махсус программа да эшләнелгән. Әлеге программа нигезендә студентлар һәм укытучылар арасында актив рәвештә спорт-масса эше алып барыла. Академия ел саен үткәрелә торган «Сәламәтлек» спартакиадасында актив катнаша.

Югары уку йортында төрле юнәлештә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Студентлар өчен волейбол, баскетбол, футбол, җиңел атлетика, авыр атлетика, фитнес-аэробика, өстәл теннисы, регби, шахмат буенча секцияләр эшли.

2011 елда академиядә волонтерлар отряды оештырылды. Ул бүген уңышлы гына эшләп килә.