2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе

Адрес: Россия, Удмуртия, Ижау шәһәре, Студентлар ур., 11 йорт
Телефон/факс: (3412) 58-99-48, 50-34-55, 58-99-47
E-mail: info@izhgsha.ru
Рәсми сайты: http://izhgsha.ru

2011 елның 1 сентябрендә Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «2013 елгы җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе Мәскәү ат үрчетү буенча зоотехника институты базасында оеша. Мәскәү уку йорты 1954 елда Ижауга күчерелә һәм Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы институты дип үзгәртелә. 1994 елда институт академия статусы ала.

Бүген институтта 3000нән артык студент көндезге бүлектә белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 336 фәнни хезмәткәрдән (аларның 231е фәнни дәрәҗәгә ия, 28е – фәннәр докторы) гыйбарәт.

Академия аграр студентлар өчен әйдәп баручы халыкара практика программаларында катнаша. Алар нигезендә академик алмашулар үткәрелә. Авыл хуҗалыгы комплексында эшләүчеләр өчен дә чит илдә квалификация күтәрүләр үткәрелә. Уку йорты халыкара конференция һәм семинарларда да актив катнаша.