2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кама гуманитар һәм инженер технологияләре институты

Адрес: Россия, Удмуртия, Ижау шәһәре, В.Сивков ур., 12а йорт
Телефон/факс: (3412) 50-21-61, 50-17-27
E-mail: kigit@bk.ru
Рәсми сайты: http://kigit.ru

2011 елның 1 сентябрендә Кама гуманитар һәм инженер технологияләре институты (КГИТИ) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «2013 елгы җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Кама гуманитар һәм инженер технологияләре институты 1993 елда «Аэромех» югары көллияте буларак оештырыла. 2001 елда ул дәүләт аккредитациясе ала һәм Удмуртиядә беренче булып дәүләтнеке булмаган югары уку йорты статусында эшли башлый.

Бүген институтта 2500дән артык студент белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 200 фәнни хезмәткәрдән, фән кандидатлары һәм фән докторларыннан гыйбарәт.

2010 елның июненнән уку йорты Европа ректорлары клубында (CRE, Oxford) тәкъдим ителә. Әлеге клуб эшчәнлеге нәтиҗәсендә институтның профессор-укытучылар составы һәм студентлары Европа югары уку йортларында стажировка үтә.

Кама технологияләр институты студентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара. Студентлар һәм укытучылар шәһәркүләм, республикакүләм һәм россиякүләм үткәрелгән спорт чараларында һәм акцияләрдә актив катнашалар. 2010 елдан институт «КГИТИ студентларының сәламәтлек саклау системасын формалаштыру» максатчан программасы нигезендә эшли. Аның кысаларында спорт чаралары үткәрелә. Студентлар КГИТИ спартакиадасы, көзге кросс, Сәламәтлек көне һәм башка күп кенә чараларда теләп катнашалар.

Институт 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек белән бәйле булган пассажир поездларына хезмәт күрсәтүне модернизацияләү проекты өчен фәнни һәм инженер-техник тикшеренүләр алып бара.


Спорт горурлыгы

Егор Крылов – кикбоксинг буенча чемпион (Удмуртия).

Андрей Пушков – футбол буенча 3нче урын (Удмуртия).

Станислав Шихарев – ирекле көрәш буенча ярышларда бронза медаль иясе (Удмуртия).