2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

М.А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты

Адрес: Россия, Мәскәү, Югары Радищев урамы, 16-18 йорт
Телефон/факс: (495) 915-50-53
E-mail: rektorat@mgopu.ru
Рәсми сайты: http://mggu-sh.ru

2012 елның январендә М.А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

М.А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты (МДГУ) – гуманитар технологияләр һәм гамәли гуманитар белемнәр өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе. Университетка 1951 елның 28 апрелендә Мәскәү дәүләт читтән торып педагогика институты буларак нигез салынган. Университетның филиаллары Россиянең 13 шәһәрендә урнашкан.

Бүген уку йортында 20 000нән артык студент белем ала. Арада чит илдән килеп укучылар да күп. Укытучы-профессорлар саны 600 фәнни-педагогика хезмәткәрләреннән гыйбарәт.

МДГУ дөньяның 16 илендәге югары уку йортлары белән ике яклы хезмәттәшлек алып бара. Болонье килешүе нигезендә чит илләр белән яңа хезмәттәшлек формалары эзләнә. Университет «Селигер» халыкара форумында актив катнаша. Шулай ук уку йорты ел саен үткәрелә торган «Мәгариф һәм заманча сәнгать» дип аталган халыкара конкурсын оештыручыларның берсе булып тора.

Университетта волейбол, баскетбол, футбол, көрәш, аэробика, йөзү, туризм, чаңгы спорты секцияләре эшли, ел саен спартакиада үткәрелә. Студентлар арасында футбол һәм җиңел атлетика буенча ярышлар бик популяр. Әлеге ярышлар вакытында ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Светлана Мастеркова һәм ике тапкыр Россия чемпионы Анна Альминова призына үткәрелә. М.А. Шолохов исемендәге МДГУ «Шолоховец» чаңгы клубы уңышлы эш алып бара.

Университетның мөһим эш юнәлешенең берсе – 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен җәелдерү. М.А. Шолохов исемендәге МДГУ студентлары «Универсиада йөзе» конкурсында җиңү яулады, «Полиглот 2013» конкурсы лауреатлары булдылар. Мәскәү территориясендә Универсиада логистикасы буенча чаралар үткәргәндә дә М.А. Шолохов исемендәге МДГУ студентлары зур ярдәм күрсәтте.


Спорт горурлыгы

Александр Панжинский - атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының көмеш призеры (Ванкувер, 2010), яшьләр арасында чаңгы узышлары буенча дөнья чемпионы (Праз Де Лиз, 2009).

Никита Крюков - атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы (Ванкувер, 2010), чаңгы узышлары буенча ике тапкыр Россия чемпионы, Россия җыелма командасы әгъзасе. Укырга