2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Идел буе дәүләт технология университеты («Волгатех»)

Адрес: Россия, Марий Эл, Йошкар-Ола шәһәре, Ленин мәйданы, 3 йорт
Телефон/факс: (8362) 45-53-44
E-mail: info@volgatech.net
Рәсми сайты: http://volgatech.net

2011 елның 20 сентябрендә Идел буе дәүләт технология университеты 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

Югары уку йортына 1932 елда Идел буе урман хуҗалыгы институты буларак нигез салына. Алга таба уку йортында кадрлар әзерләү буенча юнәлешләр арта бара һәм шуңа бәйле рәвештә институтның исеме берничә тапкыр үзгәртелә. Башта ул Мари политехника институты (1968) буларак эшли, аннан Мари дәүләт техник университеты (1995) дип атала башлый.

Хәзерге вакытта университетта 15 000нән артык студент (Россиянең 32 төбәгеннән, 9 чит илдән) белем ала. Идел буе дәүләт технология университетында 3000ләп хезмәткәр эшли. Уку йортының укытучылар штатының 70 проценты төрле фәнни дәрәҗәләргә ия. Университетта урман хуҗалыгы, экология, табигый ресурслардан файдалану, биотехнологияләр, радиофизика, физик химия, робот технологияләре, икътисад һәм башка юнәлешләр буенча фәнни мәктәпләр оешкан.

Университет чит илләрдәге әйдәп баручы уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Идел буе дәүләт технология университеты TEMPUS халыкара белем бирү проектының координаторы булып тора. Әлеге проект урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 7 Европа  һәм 9 Россия уку йортын  берләштерә.

«Волгатех» студентлар, аспирантлар һәм хезмәткәрләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара. Уку йорты ел саен яз көне җиңел атлетика эстафетасы ештыра. 1980 едан бирле университетта хезмәткәрләр арасында спорт турниры үткәрелә. Данилов мемориалы 20 спорт төре буенча уза. Шулай ук университет тулай тораклары арасында студентлар спартакиадасы үткәрү дә матур традициягә әйләнде.

Университетта спорт инфраструктурасы үсеш алган. Студентлар өчен йөзү бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 5 уен спорт залы, ясалма япмалы стадион, чаңгы базасы, 2 тир, «Политехник» җәйге спорт лагере эшли. Уку йортында 18 спорт  төре буенча секцияләр булдырылган.

Университетта Студентларның волонтер инициативалары оешмасы эшләп килә. Әлеге оешма Универсиада дирекциясе оештырган чараларда актив катнаша. Университетның «Феникс» черлидерлар командасы Универсиадада катнашу хокукы да алды. Университетта белем алучы Александра Бугрова «Универсиада йөзе» конкурсында җиңүче булды.


Спорт горурлыгы

Елена Марсова – таудан йөгерү буенча Европа чемпионатының бронза призы иясе (2011).

Ирина Зимина – спорт мастерлыгына кандидат, «Политехник» баскетбол командасы уенчысы, Россия яшьләр җыелма командасы уенчысы, 2013 елгы Универсиада илчесе.

Филипп Перунов – Россия чемпионы (2011), пауэрлифтинг буенча яшьләр арасында дөнья чемпионатының көмеш медале иясе (2011). Укырга