2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самара дәүләт университеты

Адрес: Россия, Самара шәһ., Ак. Павлов ур., 1 йорт
Телефон/факс: (846) 334-54-02, 334-54-17
E-mail: rector@ssu.samara.ru
Рәсми сайты: http://ssu.samara.ru

2011 елның 9 сентябрендә Самара дәүләт университеты «2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзи һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дәрәҗәсен ала.

Самара дәүләт университетының тарихы гаять үзенчәлекле. 1918 елда нигез салынган югары уку йорты 1927 елда ябыла. 1969 елда яңадан Куйбышев дәүләт университеты буларак ачыла. 1991 елда уку йортына элеккеге исеме кайтарыла – Самара дәүләт университеты. Ул Евразия университетлар ассоциациясенә һәм Россиянең классик университетлары ассоциациясенә керә.

Бүген университетта 12 меңнән артык студент белем ала. Профессор-педагоглар составын 700дән артык хезмәткәр (468енең фәнни дәрәҗәсе бар, 108е – фән докторлары) тәшкил итә.

Самара дәүләт университетында табигать фәннәренең төрле юнәлешләре буенча дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүләр башкарыла, партнерлар белән уртак белем бирү проектлары тормышка ашырыла, халыкара конференцияләр, семинарлар үткәрелә.

Университетта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, массакүләм спорт үсешенә һәм студентларның, аспирантларның, хезмәткәләрнең спорт осталыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Өлкә Универсиадасы ярышларында Самара дәүләт университеты вәкилләре һәрвакыт әйдәп баручылар арасында. Уку йортында студентлар, аспирантлар һәм хезмәткәрләр арасында ел саен 14 спорт төре буенча Спартакиада, җиңел атлетика эстафетасы һәм чаңгы кроссы үткәрелә.

Самара дәүләт университеты карамагында уен залы, авыр атлетика залы, аэробика залы, йөзү бассейны, шулай ук чаңгы базасы, стадион бар.

Университетның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада идеяләрен таратуга керткән өлеше зур. Волонтер студентлар 2013 елгы Универсиадага әзерләнү һәм үткәрүдә катнашу өчен Бөтенроссия конкурсларында бик тырышып чыгыш ясый.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе белән килешү нигезендә университетта Универсиаданы үткәрүгә ярдәм итү эшен җайга салу максатыннан Самара өлкәсе югары уку йортларының Волонтерлык үзәге оештырылды.


Спорт горурлыгы

Николь Родомакина – җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, озынлыкка сикерү буенча дөнья рекорды иясе (2011), 2012 елгы Паралимпия уеннары катнашучысы (Лондон).

Виталий Панин – кикбоксинг буенча Россиянең спорт мастеры, Европа һәм дөнья чемпионы (2011, 2012).

Елена Сенюкова – академик ишү буенча Россиянең спорт мастеры, Россия чемпионы (2012), III Бөтенроссия җәйге Универсиада (2012, Казан) катнашучысы. Укырга