2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Синергия» Мәскәү финанс-сәнәгать университетының Удмуртия филиалы

Адрес: Россия, Удмуртия, Ижау шәһәре, Ленин ур., 101 йорт
Телефон/факс: (3412) 90-02-43, 90-02-83
Рәсми сайты: http://mfpa.ru; http://mfpa-izh.ru

2011 елның 1 сентябрендә «Синергия» Мәскәү финанс-сәнәгать университетының Удмуртия филиалы  2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «2013 елгы җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

«Синергия» Мәскәү финанс-сәнәгать университетының Удмуртия филиалы 1999 елда оештырыла. Ул – UNESCO базасында эшләүче Халыкара университетлар ассоциациясе составына керүче Россиядәге иң эре инновацион университетның филиалы булып тора.

Филиалда 950 студент белем ала.

«Синергия» Мәскәү финанс-сәнәгать университетының Удмуртия филиалы төбәктә үткәрелүче барлык спорт чараларында актив катнаша. Студентлар ел саен район спартакиадаларында, «Ижау – туристлар шәһәре» туристлар слетында, волейбол, мини-футбол буенча турнирларда, шәһәрдә үткәрелә торган хәрби-спорт чараларында, чемпионатларда катнашалар. Филиал үзе исә мини-футбол буенча турнир үткәрә.

Филиал студентлары волонтерлык хәрәкәтендә дә актив катнашалар. Алар ятим балаларга уенчыклар җыю буенча «Подари детям радость» акциясен, СПИД үзәгенә, Туберкулез диспансерына канцелярия товарлары җыю буенча акцияләр үткәрәләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештыралар. Шулай ук «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бизнес һәм эшкуарлык мәктәбе» программасын тормышка ашыруда, төрле чаралар үткәргәндә ярдәм итәләр.