2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ульян дәүләт техник университеты

Адрес: Россия, Ульяновск шәһәре, Төньяк Венец ур., 32 йорт
Телефон/факс: (8422) 43-06-43, 43-02-37
E-mail: rector@ulstu.ru
Рәсми сайты: http://ulstu.ru

2011 елның 11 сентябрендә Ульян дәүләт техник университеты (УлДТУ) 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм «Җәйге Универсиада югары уку йорты» дигән рәсми статус алды.

УлДТУ Ульян өлкәсендәге иң эре югары уку йортларының берсе. Университет инде ярты гасырдан артык техник, гуманитар һәм икътисади-математика юнәлешендәге югары квалификацияле кадрлар әзерли. Югары уку йортының тарихы 1957 елның 18 сентябрендә башлана. Бу вакытта Куйбышев индустрия институтының кичке филиалы базасында политехника институты оештырыла. 1993 елда ул дәүләт техник университеты статусын ала.

Бүген университетта 16000нән артык студент белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 500дән артык укытучыдан тора. Аларның 54е фән докторы, профессор, ә 253е фәннәр кандидаты, доцент.

Университет дөньякүләм мәгариф системасына керү буенча максатчан эш алып бара. Әлеге юнәлеш буенча Европа, Америка, Азия һәм Якын Көнчыгыш югары уку йортлары, фәнни һәм иҗтимагый оешмалары, фирмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылган. 1992 елдан УлДТУда чит илдән килгән студентлар да белем ала. Университет базасында ел саен халыкара конференияләр, семинарлар, форумнар үткәрелә, төрле проектлар тормышка ашырыла.

Ульяновск дәүләт техник университетында студентларның сәламәт тормыш рәвеше алып баруына һәм аларны физик яктан әзерләүгә зур игътибар бирелә. Югары уку йортының бик бай спорт базасы бар. Уку йортының футбол кыры, алты йөгерү юлы, басетбол һәм волейбол мәйданчыгы, теннис корты булган заманча ачык спорт корылмасы, ике ябык спорт косплексы бар. Университетта һәрдаим спартакиадалар, төрле дәрәҗәдәге ярышлар, студентлар уеннары, фестивальләр, туристик слетлар, физик тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Тугыз ел рәттән УлДТУ студентлары төбәк Универсиадасында җиңү яулый.

Университет 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Эш берничә юнәлештә алып барыла: волонтерлар программасын тормышка ашыру, чараларда катнашу, студентлар арасында Универсиада идеяләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү, студентларны Универсиада волонтерлары арасына җәлеп итү.

УлДТУның  «СоДействие» тренинглар үзәге базасында волонтерлар мәктәбе эшләп килә. Үзәктәге волонтерлар инициативасы белән университетта  «Молодая семья Политеха» яшьләр клубы, «ПредВерие» православ яшьләр клубы, «ЗаРождение» яшь әти-әниләр клубы эшләп килә. Волонтерлар ел саен Ульян өлкәсендә төрле чаралар, акцияләр үткәрәләр, һәм 2013 елгы Универсиадада катнашырга әзерләнәләр.


Спорт горурлыгы

Юлия Федоськина – берничә төрле диңгез ярышлары буенча халыкара класслы спорт мастеры.

Татьяна Иванова – берничә төрле диңгез ярышлары буенча халыкара класслы спорт мастеры.

Алсу Ахметханова – берничә төрле диңгез ярышлары буенча  халыкара класслы спорт мастеры.

А. Зарипов – спорт ориентлашуы буенча спорт мастеры.

М. Иванова – спорт ориентлашуы буенча спорт мастеры.

А. Биржевая – армспорт буенча Россия чемпионы. Укырга